27 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бер атнада 142 исерек машина йөртүче тоткарланган
Бер атна эчендә, 19 гыйнвардан 25 енә кадәрге чорда республика юлларында 142 исерек йөртүче тоткарланган.
-
Җәмгыять
Кем син, гүзәлләрнең гүзәле? Казанда «Мисс Татарстан – 2026» бәйгесе финалы узды
-
Яңалыклар
«Гаҗәеп ихтыярлы кеше!»: Рөстәм Миңнеханов паралимпияче Алексей Талай белән күрешкән
Татарстанда «Ел студенты» тантанасында кунак буларак паралимпияче, җәмәгать эшлеклесе, тренер һәм дүрт бала әтисе Алексей Талай катнашты.
-
Яңалыклар
Татарстан «Пушкин картасы» саны буенча илдә беренче бишлеккә кергән
Узган ел ахырына Татарстанда 384 226 кешенең «Пушкин картасы» булган.
-
Җәмгыять
Кием үтүкләргә вакыт юкмы, әллә үзебезне ярату көчлеме?
Өлкәннәр – яшьләрне, яшьләр өлкәннәрне аңлап җиткерми. Һәм бу – мәңгелек проблемаларның берсе. Үземне өлкән буынга кертмәсәм дә, кайвакыт үземнән яшьрәкләр белән аралашканда шаккатып, күзләремне зур итеп ачып тыңлап торуымны абайлап алам.
-
Җәмгыять
Миңнур Шәмсетдинов: «Коллекциямдә 50 гармун бар, һәрберсенең – үз тарихы»
Туган җире, анда яшәүчеләр өчен җан атып йөрүчеләр булганда авыллар яши әле ул. Питрәч районының Чыты авылында яшәүче Миңнур Шәмсетдинов белән танышып кайтканнан соң күңелдән әнә шундый уйлар китмәде.
-
Яңалыклар
Буран чыгу сәбәпле, түләүле Алексеевск-Әлмәт юлын яптылар
Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлы транспортның барлык төрләре өчен тулысынча ябык.
-
Яңалыклар
Сөенечле яңалык: «ВТ» гаиләсе ишәйде!
Күптән түгел хезмәттәшебез Динә Гыйлаҗиева әни булды.
-
МӨҺИМ
Ел башыннан 8 үлем! Газ җиһазлары белән эшләгәндә сак булырга кушалар
Татарстанда ел башыннан бирле сигез кеше сөрем газы белән агуланып үлгән. Әле тулып та җитмәгән бер гыйнвар аенда бу. Шуңа күрә республикада яшәүчеләргә газ җиһазлары белән эшләгәндә аеруча сак булырга кирәклеге турында искәрттеләр.
-
Яңалыклар
Халыкны кредит бирүче намуссызлардан саклый торган закон кабул иткәннәр
Дәүләт Думасы халыкны намуссыз кредиторлар гамәлләреннән саклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән закон кабул иткән.
-
Җәмгыять
Рөстәм Гайзуллин: «Мин Байтимер турында уйлап саташа башладым»
Тинчурин театры 23–25 гыйнвар көннәрендә «Ал яулыклы язмышым» спектакле күрсәтте. Бу инде – яңа баш режиссер килгәннән соң дүртенче премьера. «Ал яулыклы язмышым» спектакле Ч.Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» әсәре буенча куелды.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советында КПРФ фракциясеутырышы узды
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар 2025 елда киңәйтелгән утырышларны уздыруга йомгак ясадылар, агымдагы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм КПРФ фракциясенең 2026 елга эш планын билгеләделәр.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләргә буран вакытында иминлек чаралары турында искә төшерделәр
Бүген – 27 гыйнварда төнлә һәм иртәгә – 28 гыйнварда көндез республика территориясендә һава торышы бозыла.
-
Яңалыклар
Татарстанда Кытай компаниясе 70 миллион долларга керамика җитештерү заводы төзиячәк
Hangzhou Nabel Holding Group Co. Ltd. Кытай компаниясе вәкилләре Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында республика территориясендә югары сыйфатлы керамика җитештерү заводы төзелеше проектын тәкъдим итте.
-
Яңалыклар
Лилия Маврина: «Камалыштагыларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр»
Бүген, Ленинградны Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә камалышта булган герой-шәһәр халкы истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.