Узган ел белән чагыштырсак, үлем очраклары 25 процентка арткан. Шушындый тискәре вәзгыятьне бүген Хөкүмәт йортында узган юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча комиссия утырышында анализладылар.
Саннарга тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк. Хөкүмәт утырышы шундый таләптән башланды. Быел Татарстан юлларындагы җитди 128 юл һәлакәтендә 184 кеше тән җәрәхәтләре алган. 26сының гомерләре өзелгән, узган ел белән чагыштырганда бу 7 үлем очрагына күбрәк.
Ярамаган җирдә машиналарны узарга чыгучылар, рульгә исерек килеш утыручылар, каеш эләктереп йөрмәүчеләр аеруча борчуга сала. Бер рәхәтнең, бер михнәте дигәндәй, юллар норматив таләпләргә күбрәк туры килгән саен аварияләрнең саны арта.
«Ун ел рәттән юлларда һәлакәтләр санын да, аларда үлем очракларын да киметеп бардык. Соңгы ике елда безгә нәрсә булды?» Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров утырыш барышында бу сорауны еш кабатлады.
– Мин моның сәбәпләрен аңламыйм. Илнең кайсы төбәге юлларны капиталь төзекләндерү өчен 100 миллиард сум акча бүлеп бирә? Күзәтү видеокамералары сатып алу өчен кайда 600 миллион сум тоталар? Бездә финанслар җитми дип әйтеп булмый. Димәк, без нәрсәнедер тиешенчә эшләмибез. Без кайда ялгышлык ясадык? Шушы сорауга җавап табарга кирәк, – диде ул. Шамил Гафаров ассызыклаганча, агымдагы елда юллардагы вәзгыять өметсез булып кала. Төп сәбәп итеп ул ведомстволарның тиешенчә эшләмәвен атады.
Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сөйләвенчә, узган ел юл транспорт һәлакәтләрендә 175 кешенең гомере өзелгән. Фаҗигаләрнең яртысы ярамаган җирдә узарга чыгу сәбәпле була. 900 тапкыр җәяүлеләрне бәрдергәннәр. Авария сәбәпле 67 кеше һәлак була. Күпчелеге үз игътибарсызлыгы сәбәпле һәлакәткә юлыккан.
– Барысы да үзебездән ягъни автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләрдән тора. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмасак, аварияләр дә булмас иде. Бүгенге көндә үлем очраклары каршы як полосага чыгу белән бәйле һәлакәтләрдә күбрәк теркәлә,- диде баш инспектор.
Балалар катнашындагы аварияләрнең күп булуы борчу уята. Узган ел республика юлларында 15 баланың гомере өзелгән. Шуларның 13е пассажир булган. Бер ел эчендә мондый фаҗигале очраклар 10га артык. Балалар катнашындагы аварияләр Алабуга, Питрәч, Югары Ослан, Әгерҗе, Апас, Баулы,Тукай, Спас районнарында арткан. Утырышта балалалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактика эше гомумән алып барылмаган районнарны атадылар. Монда сүз Бөгелмә, Мамадыш, Норлат, Чирмешән районнары турында бара. Алабуга, Спас районнарында юлларда балалар үлеме теркәлсә дә профилактик эшләр саны киметелгән.
Һәлакәтләрнең нинди юлларда күбрәк теркәлүе аерым анализланган. Төп проблема төбәк дәрәҗәсендәге һәм җирле юлларда булып чыга. Транспорт министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, трасса яхшырак булган саен аларда аварияләр бермә-бер арта. Шул ук вакытта республикада җитди проблема барлыгы ачыкланган. Һава торышы яхшы торса быел юлларны апрельдән үк ямарга чыгарга җыеналар. Әмма 29 районның бу эшкә контрактлары төзелмәгән.
– Кемнеңдер ваемсызлыгы аркасында эшне вакытында башлый алмаячакбыз. Җәй айлары алдыннан чокырларны ямау мөһим эш булып тора, – диде Хәнифов.
Шамил Гафаров бу мәсьәләнең инде өченче ел хәл ителмәвенә игътибар итте. Бу эштә районнар гаеплеме, әллә министрыкның җитешсезлекләре бармы икәнен сорады. «Аңлатып узыгыз»,- диде ул.
– Тәкъдимнәрегезне китерегез. Йоклап йөри торган районнарның исемлеген премьер-министрга тапшырыгыз. Вакытында контракт төземиләр икән, акча да бүлеп бирергә кирәкми. Болай начар эшләсәк, без 2026 ел ахрына кадәр дә исән калмаячакбыз, – дип шаяртырга тырышты Гафаров.
Утырыш барышында массакүләм мәгълүмат чараларының профилактик эшенә дә тукталдылар. Үткән ел дәвамында телевидение-радио, газетларда бу юнәлештә зур эш башкарылган. Ләкин биредә дә статистиканы бозучылар табылды. Мәсәлән, Баулы, Меделеевск, Кайбычта юл һәлакәтләренең саны артса да матбугат аша профилактика эше алып барылмавы ачыкланган.
«Бүген исерек хәлдә машина йөртүчеләрне җирле халык газета һәм телевизор аша танып белергә тиеш. Исерек автомобиль йөртүче – ул җинаятьче. Аның корал тотып башкаларны үтерүчедән, нинди аермасы бар? Ике очракта да бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә»,- дип саный Шамил Гафаров.
Моннан тыш аварияләр буенча планлы күрсәткечләр берюлы 22 районда артып киткән. Бу һәр икенче җирлек дигән сүз. Һәр районга һәлакәтләрнең үз сәбәпләрен ачыклап, эшкә төзәтмәләр кертеп, барысын да якын арада тиешенчә башкарырга кирәк булачак. Соңгы еллардагы күрсәткечләр хафага сала. Һава торышы «көйсезлекләренә» бай февральдән яхшы хәбәрләргә өметләнергә генә кала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез