Газетага язылу

Миңнур Шәмсетдинов: «Коллекциямдә 50 гармун бар, һәрберсенең – үз тарихы»

Туган җире, анда яшәүчеләр өчен җан атып йөрүчеләр булганда авыллар яши әле ул. Питрәч районының Чыты авылында яшәүче Миңнур Шәмсетдинов белән танышып кайтканнан соң күңелдән әнә шундый уйлар китмәде.

Миңнур Шәмсетдинов: «Коллекциямдә 50 гармун бар, һәрберсенең –  үз тарихы»
шәхси архивтан

Яшүсмер чагыннан ук тормышын мәдәният белән бәйләргә уйлаган егет хыялына урау юллар аша килә. Мәктәпне тәмамлаган елда, теләгән уку йортына сайлап алу булмаганлыктан, вакытны бушка уздырмас өчен дип, документларын Казан кооператив техникумына тапшыра. Аны тәмамлаганнан соң, яхшы эш урыннары тәкъдим итсәләр дә, карары нык була: Казан дәүләт мәдәният институтына юл ала.

– Анда укый гына башлаган идем, авылдан бик кызыклы тәкъдим килеп иреште. Сәнгать җитәкчесе урыны бушаган икән. 2000 нче еллар башы бу, миңа 20 яшь. Авылда яшьләр күп, шәһәрдән дә кайталар, клубның да гөрләп торган чагы. Сәнгать җитәкчесе булгач, үземә дә яшьләр арасында кайнашырга, шул ук вакытта тәртипне дә карарга туры килде, – дип искә ала ул чакларны Миңнур. – Әлеге вазыйфада 19 ел эшләгәч, мәдәният йорты директоры итеп куйдылар. Эшемне яратып башкарам. Күптәнге хыялым булса да, җаваплы эшкә алыну барыбер шикләндерде. Эше дә, яшьләр дә күп. Клубның салкын чаклары да булды. Ләкин барысын да бергәләп, киңәшеп эшли-эшли ерып чыктык.

Туган авылына кайтып эшли башлагач, Миңнур гармун, гармунда уйнаучылар белән кызыксына башлый.

 

– Мин татар мәдәниятенә якын булган уен коралларын аеруча хөрмәт итәм. Ә гармун бу исемлектә аерым бер урын алып тора. Элек безнең авылда гармун осталары булганлыгын да белә идем. Тик авылдашларның кайсыннан гына сорасам да: «Уйный белмибез», – диделәр. Мин кайтканда монда тотып уйнарлык бер гармун да юк иде. Халык җыенында район башлыгыннан бер гармун сорадым, аны Сабан туена бүләк итеп бирделәр. Беренче уен коралы шулай барлыкка килде. Башта уйный торган, сафта булганнарны гына җыйдым, аннары тулы бер коллекция тупланды, – ди Миңнур.

 

Хәзерге вакытта коллекциясендә 50 гармун бар. Аларның һәркайсының – үз тарихы. Әйтик, Татарстанның атказанган урманчысы Галәветдин абыйның 1946 елда ук ясалган тальян гармунын кызлары китереп тапшырган. Сугыштан исән кайту шатлыгыннан, сыерын саткан акчага бу гармунны улына әтисе алып биргән. Сугыш елларында генераллар уйнаган ике кыңгыраулы яшел гармун да саклана биредә.

 

– Безнең авылдан Заһит Әдһәмов бик оста гармунчы булган. Ул Казанда машина йөртүче булып эшләгән. Анда «пятачок»ларда бар кешене таң калдырып гармунын өздергән. Үзешчән гармунчылар арасында аның истәлегенә «Уйнагыз, гармуннар!» бәйге-фестивален оештырып җибәрдем. Аңа башка район гармунчылары да кушылды, – ди Миңнур.

Кылларын тарткалый, бармакларын яздыра башлагач, «уйнаган юк» дигән авылдашлары арасыннан да җиде гармунчы барлыкка килә. Хәзерге вакытта авыл балалары да Питрәчкә гармун түгәрәгенә йөри икән.

 

– Авыл агайлары клубка кергәч, гармуннарга кызыгып карап торалар иде. Кайсылары тоткалап, көй дә чыгарып алгалый. «Уйныйсызмы әллә?» – дим аларга. «Юк, яшь чакта уйнаган бар иде», – диләр. «Алып торыгыз, өегездә өйрәнерсез», – дип гармунны биреп торган чаклар да күп булды. Шулай итеп, авылыбызда гармун моңнары күбрәк ишетелә, халык та клубка күбрәк тартыла башлады, – ди ул.

 

Клуб директоры тарихка да битараф түгел. Берничә ел элек ул Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы, Чечнядагы вакыйгалар, махсус хәрби операциягә багышланган экспонатлар тупланган күчмә музей булдырган. Аның белән төрле чараларда катнаша, 15 ләп шәһәр һәм авылда булган. Балалар кызыксынып карый, экспонатларга бәйле тарихны сөйләгәндә укытучы, тәрбиячеләрнең күзеннән яшь килә, ди.

– Монда иң борынгы экспонат – Гражданнар, аннан соң Бөек Ватан сугышын кичкән патроннар саклый торган сумка. Моннан тыш, безнең бик якын туганыбызның документлары, орден-медальләре саклана. Күрше авылдан бер егет махсус операциягә китте. Киткәнче бабасы Ширияздан Зиннәтовның котелогын һәм элеккеге фотоаппаратын биргән иде. СВОдан ялга кайткач, үзенең флягасын да калдырып китте. Кызганыч, шуннан соң яу кырында һәлак булды. Шулай итеп, бүген әлеге музейда сугыш кичкән бабай белән оныкның шәхси әйберләре саклана, – ди Миңнур.

 

 Бүген Чытыда 300 ләп хуҗалык исәпләнә. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр.

– Авылның төп халкы азая, ләкин кимү бик нык сизелә дип әйтмәс идем, чөнки шәһәрдән кайтучылар күп. Соңгы елларда өлкәнәйгән әти-әниләре янына кайтучылар да, якыннары вафатыннан соң туган якларына кайтып төпләнүчеләр дә арта. Шәһәргә йөреп эшләүчеләр дә бар. Бүген безнең авылда мәдәният йорты – халыкны берләштереп тора торган үзәк, дип саныйм. Биредә без солдатларга гуманитар ярдәм дә әзерлибез, концертлар да куябыз, аралашабыз да, кемдер – музей, кемдер гармуннар белән кызыксына, халык җыеннары да биредә уза. Заллар һәрвакыт тулы, урын җитмәгәнлектән, басып торучылар да була. Шуңа күрә мин кая гына барсам да: «Чыты яши!» – дим һәм аның чыннан да яшәвен телим, – ди тынгысыз Миңнур.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре