Газетага язылу

Ел башыннан 8 үлем! Газ җиһазлары белән эшләгәндә сак булырга кушалар

Татарстанда ел башыннан бирле сигез кеше сөрем газы белән агуланып үлгән. Әле тулып та җитмәгән бер гыйнвар аенда бу. Шуңа күрә республикада яшәүчеләргә газ җиһазлары белән эшләгәндә аеруча сак булырга кирәклеге турында искәрттеләр.

Ел башыннан 8 үлем! Газ җиһазлары белән эшләгәндә сак булырга кушалар

Газ оешмасы хезмәткәрләрен өйгә кертмәүчеләрне исә «зәңгәр ягулык»тан өзәргә дә мөмкиннәр. Бу елның 1 мартыннан газ җиһазларын карап тотуга бәйле үзгәрешләр гамәлгә керә.

Җылы, уңайлы, рәхәт. Табигый газ күптән тормышыбызының аерылгысыз өлешенә әверелде. Тик кайнар ашлы, җылы торбалы көнкүрештә «зәңгәр ягулык»ның зур куркыныч чыганагы булуын да онытып җибәрәбез.

– Ни кызганыч, бу ел фаҗигале хәлләрдән башланды. Гыйнвар башыннан бирле республикада сигез кеше сөрем газы белән агуланып үлде, – диде «Газпром трансгаз Казан» генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Рәмис Сәлахов. – Элеккеге еллар белән чагыштырганда, былтыр күрсәткечләр яхшы якка үзгәргән иде. Тик бу елның гыйнвары кабат борчуга салды. Безнең төп бурыч – газ җиһазларыннан файдалануга бәйле бәхетсезлек очракларын һәм зыян күрүчеләрне булдырмау.

Республикада 1,6 миллион фатир «зәңгәр ягулык»ка тоташкан. Аларда 2,5 миллионнан артык газ җиһазы урнаштырылган. Боларга шәхси йортларны да өстәсәң, бик зур җаваплылык, әлбәттә. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин әйтүенчә, гомуми газүткәргеч краннан алып торак эчендәге барлык газ җиһазлары өчен милек хуҗасы җаваплы. «Күбебез аш бүлмәсендәге тәрәзәләрне пластикка алмаштырып бетерде, димәк, һава йөрми. Бүлмәләрне үзгәртеп, аш бүлмәсе ишеген алып атучылар (ә ул булырга тиеш), вентиляция шахтасын шкаф эчендә яшереп калдыручылар яки аны төрлечә томалап куючылар да шактый. Үз белдеге белән газ колонкасын тоташтырырга теләүчеләрне әйтеп тә тормыйм. Газ торбасын суныкы белән бутап, «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итү системасына су җибәрәләр. Әле шушы көннәрдә генә Казандагы күпфатирлы йортларның берсендә шундый очрак ачыкланды. Тугыз катлы йортта бит бу! Моны ни уйлап эшләргә кирәк? Болар барысы да кагыйдә бозу булып санала», – диде ул.

2025 елда өйдәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтергә килгән белгечләр тиешле кагыйдәләрне бозган абонентларга 12 меңнән артык беркетмә төзегән.

– Газ оешмасы хезмәткәрләрен өйгә кертмәү елдан-ел зур кыенлык тудыра, – диде бу уңайдан Рәмис Сәлахов. – Былтыр моңа бәйле 319 эш кысасында 268 абонент административ җаваплылыкка тартылды. Аларга 1,65 миллион сум штраф салынды.

Бу хакта сөйләгәндә Александр Тыгин киңәш тә бирде. «Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүчеләрне кертмәскә тырышырга түгел, ә сөенеп каршы алырга кирәк. Сүз бит сезнең генә түгел, ә күршеләрегезнең иминлеге турында да бара. Бу эш елга бер тапкыр башкарыла. Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә әле беркемнең дә: «Миңа газ оешмасы хезмәткәрләре килмәде», – дип зарланып мөрәҗәгать иткәне юк. Югыйсә бу – бик мөһим мәсьәлә. Көндез вакытыгыз юк икән, газ оешмасына алдан шалтыратып, үзегезгә җайлы вакытны билгеләгез. Иртәнге сәгать бишме ул, алтымы, закон моны берничек тә чикләми. Белгечләрне өйгә кертергә теләмисез икән, ярар, проблема юк. Сезне «зәңгәр ягулык»тан өзәчәкләр, шул гына», – диде ул.

Бу елның 1 мартыннан газ җиһазларын карап тоту тәртибе катгыйланачак. Гади тел белән әйткәндә, өйгә килгән белгечләр аш бүлмәсендә төтен юлын хәзерге кебек чамалап, ягъни вентиляция системасына кәгазь куеп карап кына түгел, ә махсус җайланма ярдәмендә тикшерәчәк. Алар һава алмашы күрсәткечен һәм төтен юлы һавасындагы газларның микъдарын үлчәячәк. Димәк, шкаф артына «поскан» вентиляция каналын ачып куярга туры киләчәк. Юк икән, бу «зәңгәр ягулык»тан өзәргә җитди сәбәп булачак. «Шунысы да бар: газ торбасы кранын ябып куеп гына түгел, аны эретеп ябыштырып ук китәчәкләр. Бу очракта яңадан газга тоташу бик читен булачак», – диде Александр Тыгин. Газ торбасын сабын куыгы белән тикшереп карау үз көчендә кала, дип тә өстәделәр брифингта. Килсеннәр генә.

Газ юлы торак белән генә дә чикләнми, әлбәттә. Күпфатирлы йортларда аның чимал белән тәэмин итүче белән милекче арасындагы өлеше өчен идарәче оешма җаваплы. Аерым алганда, сүз вентиляция шахталары турында бара. Сер түгел, аларның төзек булмавы яки дөрес эшләмәве – сөрем газы белән агулануга китерүче сәбәпләрнең берсе. Бу уңайдан, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республика районнарына аерым мөрәҗәгать итте.

– 2026 елда Татарстанда капиталь ремонт программасында 706 күпфатирлы йорт катнаша. Моның өчен 9 миллиард сумга якын акча каралган. Тик шуның нибары 100 миллион сум тирәсе генә йорт эчендәге газүткәргечләрне ремонтлау, вентиляция шахталарын төзекләндерүгә тотылачак. Бүгенге чынбарлык буенча, әлеге сумма зуррак булырга тиеш, дип саныйбыз. Шуңа күрә районнар бу эшкә игътибарлырак булсак иде. Чөнки капиталь ремонт программасын, аңа нинди эшләр керәчәген һәр район үзе төзи, – диде министр урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре