Беркөнне шундый кызык хәлгә калдым. Тормыш иптәшемнең сеңлесе белән сөйләшеп утырганда, үтүкләргә яратуымны, моны бер тынычлану, ягъни ял чарасы итеп кабул итүемне әйттем. «Ә бездә үтүк юк», – димәсенме бу... «Без керне үтүкләмибез, сатып алганда ук бөгәрләнми торганны алырга тырышам. Кер үтүкләүне вакытны бушка үткәрү дип саныйм». Аны тыңлаганда, минем өчен бу башка сыймаслык хәл булып тоелды. Ничек инде кер юу машинасы юып биргән киемнәрне үтүкләргә вакыт табып булмый?!
Шулай да тәнкыйтьләргә ашыкмадым. Үз тирәмдәге яшьләрнең фикерләрен белешергә булдым. Чыннан да, хәзер яшьләрнең күбесе моны вакытны бушка үткәрү дип саный икән. Кемдер урын-җирне үтүкләп тормый, кемдер – сөлгеләрне, ә кайберәүләр киемнәрнең дә киптергәннән соң ук киеп була торганын сатып ала. Шул урында эчке киемне дә үтүкләп кия торган әни күз алдына килде. «Бар иде бит заманалар...» – дип уйлап куйдым картларча, керләрне кайнатып юып үскән чор баласы буларак.
Безнең якта, яз җиттеме, бөтен йорт-җирне җыештыру гадәте бар. Мин мәктәптә укыган чорда һәр карават өстендә тезелеп тора торган мендәр тышларын, урын-җирне юып, киптереп, үтүкләп киертә идек. Гәрчә ул урын-җиргә узган ел шулай юып куйганнан соң бер тапкыр ятып йокламаган булсак та, тагын юарга кирәк! Исегездәдер, әле бит ул бары тик ак төстә була иде. Шуңа күрә дә әни миңа башта керне машинада юдырта, шуннан казанга салып кайнаттыра иде. Крахмал салып ике тапкыр чайкаганнан соң гына керне элергә рөхсәт. Кер чайкаган суны урамга чыгарып түгәргә ярамый. Монысы – әбинең таләбе. Арт яктагы чүп чокырына алып төшәргә кирәк. Урамга түгелгән суны каз бәбкәләре эчсә үлә, ди иде әбекәем. Мин шуңа ышана идем. Хәзер урамда каз бәбкәләре дә бик күренми, керне дә автомат кер юу машинасы юа. Төрле төсле урын-җирдә ятып йокласак та, йокыбыз туя...
Шулай да мин кер үтүкләүдән бер тәм табам. Акрын гына музыка тыңлап, якыннарыңның киемнәрен барлыйсың. Мин моны чираттагы бер көндәлек эш буларак кына кабул итмим, кием аша ирем, улым, кызыма үз җылымны бирәм кебек. Пөхтә киенгән кешегә карау да рәхәт бит. Бу – балаларга карата бер тәрбия чарасы да. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» диләрме әле?
Яшьләрне гаеплисем килми. Аларның тормышка карашы башка. Вакыт җитми, кием-салым даими рәвештә яңартыла. Яшьләрнең уңайлы яшисе килә, күп эшли, җиңел фикер йөртә һәм кием үтүкләүгә вакыт сарыф итәргә теләми. Бәлки шулай үз кадереңне белеп яшәү дөрестер дә. Замана психологлары, үзеңне яратырга кирәк, дип өйрәтәләр бит. Совет чорында туганнарга ничә яшьтә үзеңне ярата башларга өйрәнергә кирәк икән? Шул сорауга җавап таба алмыйм. Балалар үсеп җиткәчме яки оныкларны тәрбияләгәннән соңмы?
Яшьләрнең бер өлеше кер үтүкләүдән баш тартуга карамастан, көнкүреш техникасы белән сату итә торган кибетләр дә зарланмый. Казанда танылган кибетләрнең берсендә эшләүче егетләр, көн дә 3-4 үтүк сатабыз, диләр. Шул безнең кебек үтүкләргә яратучылар аладыр инде...
Бүгеннән мин дә үземне яратырга булдым! Пычрак киемнәрне – «килен»гә, тәлинкә һәм чынаякларны савыт-саба юу машинасына тутырдым, идәннәрне чистартып чыксын өчен робот тузан суырткычны җибәрдем дә кулыма китап алып диванга барып утырдым...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез