"Бөтен җирем авырта, бернәрсә дә ярдәм итми": хатын үлеме алдыннан хат язып калдырган

Кичә  20.20 сәгатьтә Чаллының 17 нче комплексында яшәүче ир өенә кайткач шок кичергән: ул 64 яшьлек хатыны мәетенә тап булган.

Үлеме алдыннан хатын хат язып калдырган. Анда ул: "Бөтен җирем авырта, бернәрсә дә ярдәм итми", - дигән. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

Суд-медицина эксперты мәгълүматлары буенча, хатын ире кайтканчы – ике сәгать элек үлгән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре