Газетага язылу

Бөтен күркең – әни булуда: «ВТ» «Әниләр марафоны»на йомгак ясады

Ял көне булуга карамастан, Казан үзәгендә урнашкан «Туган авылым» милли комплексына капкаларын бик иртә ачып куярга туры килде. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе биредә «Әниләр марафоны»на йомгак ясады, Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән татар әниләрен зурлады.

Бөтен күркең – әни булуда: «ВТ» «Әниләр марафоны»на йомгак ясады
Азат Вильданов

Ерып чыгабыз!

Кунаклар оештыручылар белән бер үк вакытта диярлек җыела башладылар. Иң ерак урнашкан районнардан килеп җитү өчен, әниләр кояштан да иртә торып, юлга кузгалган. Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова Лениногорскидан ук килгән. «Әниләр марафоны»нда икенче тапкыр катнаша икән. Районнан унбер кеше алар. Барасы юллары ерак – иртән биш тулганчы чыкканнар инде. Анда да таксист, буталып, авылларын узып киткән әле.

– Ярый әле кире борылып килеп алды. Узган ел очрашуга килә алмадым. Безнең шәһәрдән барган әниләр канатланып кайтканны күргәч, киләсе елда калдырмыйм бу чараны, дидем. Шуңа быелгысын түземсезләнеп көтеп алдым, – дип сөйләде ул. – Марафонда катнашу – минем өчен үзе бер җиңү. Темаларның берсен дә калдырмый язып барырга кирәк бит. Аларны яза-яза күпме хатирәләр яңарды: балачакка кайтып килдек, күңел сандыгында сакланган вакыйгаларны искә төшердек. «Әниләр марафоны» һәрберебез өчен газиз, якын, кадерле булган кешеләребезнең әһәмиятен көчәйтте. Әти-әниемә, гаиләмә игътибарым тагын да артты.

Омскидан Фагыйлә Чумарова кичтән үк килеп җиткән. Казанда яшәүче балаларына кичтән килеп кунган, хәстәрен алдан күргән әниләр бихисап. Кичтән поездга утырган Роза Сабирова Түбән Новгород өлкәсеннән килгән. Гаилә тәҗрибәсе зур инде, өч баласының ике оныгы да бар. Марафон биремнәренә тотынганчы ук, очына чыгып булырмы, дип борчылган башта.

– Ерып чыктым бит! Казанга да чара өчен махсус килүем. Күңелемә канат үсте, диярсең. Безнең Красный Остров – районда бердәнбер татар авылы. Казанга килгәч, диңгездәге балык кебек хис итәм үземне, – ди ул. – Бик мәртәбәле чара булырга охшап тора. Телгә битараф булган, милләтен яратмаган кеше бу эшне эшли алмас иде. Елдан-ел артабыз бит без, ничек бөтен кешегә игътибарыгыз җитә, җылы сүз, якты чырай кызганмыйсыз?! Мондый проектлар – туган тел сакчылары, дияр идем. Күңелемнең туган телгә, җылыга сусаган савытын тутырып кайтып китәсемә шигем юк.

Сагыш катыш

Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова әниләрне Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләде:

– Ана хакы – зур әйбер ул. Әни кеше нинди генә һөнәрләрне берләштерми! Җәннәт тә – әниләр аяк астында, диләр. Мондый чаралар, проектлар матур, бормалы, моңлы туган телебезне тагын да үстерергә ярдәм итә.

Күңел касәләре тулачак әле бүген. Кеше күңеленә барып җитә торган, дәвамлы чараны үз күңелендә сагышы булганнар гына эшли аладыр, ди «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. Проектның авторы, «Әниләр марафоны»н оештыручы Динара Әхмәт әнә шундый сагышлы вакытында башлап җибәрә аны.

– Динараның безгә килеп кергән вакыты әнисен югалткан чорга туры килгән иде. «Әниләр һәм бәбиләр» исемле тапшыру аңа күңелендәге бушлыкны тутырырга ярдәм иткәндер. Ә тапшыруга сыймаган фикерләр «Әниләр марафоны»на күчте, – ди Ризәлә ханым. – Өйдә бала белән утыручы әниләр өчен башлаган проектның беренче йомгаклау чарасына нибары 28 әни килгән иде. Узган ел «Сөембикә» журналы редакциясе белән бергә уздырдылар. Быел аны «Ватаным Татарстан» газетасы күтәреп алды һәм «Әниләр марафоны» яңа дәрәҗәгә чыкты.

Марафонда әниләр генә түгел, бөтен гаилә катнаша, дисәк тә була. Өйдә ирең теләктәшлек күрсәтмәсә, биремнәрне дә эшли алмыйсың, бәйрәмгә дә чыгып китә алмыйсың. Алты ел элек кулына бала күтәреп, беренче тапкыр катнашкан әниләр проект белән бергә үскән. Өчәр, дүртәр бала үстерәләр, кайберләре каенана булырга өлгергән, оныклар сөя инде хәзер. Проект яшь әниләрне берләштереп кенә калмый, буыннар арасындагы элемтәне саклый, халкыбыз гореф-гадәтләрен дәвам иттерә.

Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның җырлы сәламе белән башланып киткән чарада әниләр үзләре өчен бер кочак файдалы мәгълүмат җыйды. Тормышның төрле ягын колачлаган темаларга белгечләр чыгышын куен дәфтәренә теркәп баручылар да, видеога яздыручылар да күп иде. Кукмара егете, өч бала әтисе Райнур Газизов гаиләдә балаларын хезмәттә тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Туган көненә квадроцикл сораган баланы йомырка белән бизнес эшләүгә күндереп кара! Һәр сүзе – заманча әйтмешли, «лайфхак», табыш инде менә. Кайтуга, үз балаларың белән эшләп карарлык киңәшләр.

Гастроэнтеролог Алинә Хәсәншина әниләрне иң еш борчыган сорауларга җавап бирде. Гаилә психологы Гөлзар Вәлиева эш белән гаилә арасында бәргәләнүче әниләргә күңел тынычлыгы бирердәй киңәшләре белән бүлеште. Чәй белән сыйланып көч җыеп алган кунакларга Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин «Бәхетле булуның биш шарты» серләрен чиште.

Ил төкерсә

Хәерле эшнең бәрәкәте дә күп аның. «Туган авылым» милли комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов чараны хуплап алды һәм үзенең иң уңайлы залын бирде.

Әниләргә күчтәнәч булсын дип, Райнур Газизов һәм Мәхмүт Шәрәфетдин гаиләләре һәр катнашучыга күчтәнәч белән килгән. «Елмай» сөт комбинаты һәр әнигә бүләк җибәргән. Күп санлы иганәчеләрнең бүләкләрен лотерея уйнатып тапшырдык. Ямь өстенә ямь булып, барлыгы 60 бүләк бәхетле ияләрен тапты.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың: «Бу чарага безнең барыбызны да анага карата мәхәббәт йөртә», – диюе белән килешми мөмкин түгел. Бу хис берләштерә, кулга каләм алырга этәрә, әниләргә әйтелмәгән сүзләрне әйтергә, аларны кәгазь битләренә күчерергә рухландыра. Бер кулы белән бишек тибрәткән ана бөтен дөньяны тибрәтә, диюләре дә хак бит. Әлмәттән Эльвира Исмәгыйлева очрашуга дүрт баласын калдырып килгән.

– Төпчегенә 11 ай гына әле. Ирем алып калды балаларны. Җибәрмим димәде, тынычлап йөреп кайт, дип озатты. Марафонда беренче тапкыр гына катнашам. Улымның укытучысы әйтте дә, тәвәккәлләп тотындым, – ди ул. –Тулыланып кайтам. Райнур хәзрәт Газизовның гаиләдә балаларны хезмәт белән тәрбияләү турындагы чыгышын тулысынча яздырдым. Табиб та, психолог та бик ошадылар. Никадәр бүләк, яхшы кәеф белән кайтыр юлга кузгалабыз менә. Шушы халәтемдә өйгә кайтып керүем гаиләм өчен дә рәхәт булачак!

«Ватаным Татарстан» газетасы канаты астында узган быелгы «Әниләр марафоны»нда катнашучылар, чарага килүчеләр тагын да күбрәк булды. Яңа укучыларыбызны таптык, дип әйтү артык булмас. Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан Айгөл Вәлиева марафонда яңа кеше булса да, газета белән «туган»лыгы күптән башланган:

– Яшь чактарак яза идем, «Әниләр марафоны» яңадан кулга каләм алырга рухландырды. Йомгаклау чарасында барлык нечкәлекләр уйланып эшләнгән! Әтиемә 80 яшь хәзер. Гомере буе, «Социалистик Татарстан» вакытыннан бирле газета белән дус. Минем дә вакыт җиткәндер, үзем дә язылам әле, дип уйладым.

Әниләрне рухландырып, бүләкләп, яңадан үзләренең туган җирләренә, гаиләләре янына озаттык. Поезддан, машина-таксилардан, самолетка утыручылардан төн буе рәхмәт сүзләре агылды. Эшләгән эшләребез дәвамлы һәм бердәм булсын, әниләр!

Чарадан фоторепортаж

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре