Газетага язылу

Бу шимбәдә Мамадыш районында «Питрау» бәйрәме узачак

18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы Тарлау аланында узачак «Питрау» бәйрәменә 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Керәшен мәдәнияте бәйрәме быел 28 тапкыр үткәрелә.

Бу шимбәдә Мамадыш районында «Питрау» бәйрәме узачак

Мамадыш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов әйтүенчә, бәйрәмдә бик күп юнәлештәге почмаклар эшләячәк.

–  Бәйрәмнең ачылыш тантанасында гына да 300 дән артык артист чыгыш ясаячак. Питрауда яшьләр өчен «Димче почмак» булачак. «Керәшен авылы» дип аталган урында берничә йорт урнаштырылачак. Биредә керәшеннәрнең милли йолалары, гореф-гадәтләре белән танышып һәм ризыкларын авыз итеп булачак, – диде ул. – Шулай ук бәйрәмдә «Татарстанда җәй» проекты да эшләячәк.  Былтырдан СВОда катнашучыларга багышланган күргәзмәдә эшли башлады. Ул быел да булачак.

Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов әйтүенчә, быелгы чарага 51 фольклор ансамбль, 10 башкаручы теркәлгән.

– Питрауны керәшен ансамбльләренә йөрүчеләр ел буе көтеп тора. Районнарда керәшен ансамбльләре бик күп. Алар безгә килүне чират буенча көтә. Максатыбыз – керәшеннәрнең фольклорын саклау, аны башкаларга җиткерү, – диде ул. – Бәйрәмдә бөтен милләт халкының күңелен күрергә тырышабыз. Сабантуй уеннары да булачак. Татар эстрадасының 50 дән артык артисты да чыгыш ясаячак.

Питрауда елдагыча «Керәшен чибәре»н дә ачыклаячаклар. Алар икәү булачак. Берсе республика күләмендә сайлап алынса, икенчесе Мамадыш районында яшәүче кызлар арасында билгеләнәчәк.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгегә 17 кыз гариза җибәргән. Шуның 10 сы финалга узган. Кызлар бәйгегә тулысынча әзерләнеп беткән.

– 28 тапкыр уздырылучы бу бәйгедә 500 дән артык кыз катнашкан. Баштарак без аны авыл кызлары арасында уздырсак, соңрак район күләменә чыгардык. Хәзер инде бөтен республика буенча үткәрәбез. Катнашучы кызларга хәзердән үк милли күлмәкләр, бизәнү әйберләре бирелде. Финалга чыгучыларның һәркайсына акчалата бүләк тә тапшырыла. Ә инде «Керәшен чибәре»нә 50 мең күләмендә бүләк һәм таҗ биреләчәк, – ди Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге Игорь Шрыков.

Питрауда көрәш буенча төп батырны да билгеләячәкләр. Аңа 500 мең күләмендә акча бирәчәкләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре