Казанның Урицкий паркында гомумишәһәр өмәсе узды. Чистарту икеайлыгы башланганнан бирле өмәләргә республикада 100 меңнән артык кеше өмәләргә чыккан. Бүген исә бөтен республика буенча 20 мең кеше тирә-ягын чистартуга кушылган.
– Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше экологик чараларда актив катнаша. Яңгырга карамастан, өмәләргә чыгучылар шактый. Әлеге паркка да иртәдән кешеләр килә. Хәтта, гаиләләре, балалары белән өмәгә кушылучылар бар. Бөтен республика халкы 9 майга әзерләнә. Һәйкәлләр яны җыештырыла, – ди ул. – Икеайлык вакытында бөтен республиканы күктән күзәтәбез, тимер юлларны да игътибарда тотабыз. Бу эштә актив булган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Табигать сагында торучылар арасында кечкенә балалар да бар. Монысы инде тагын да сөендерә. Алар – безнең киләчәгебез һәм алар дөрес юлда.
Урманчылар исә, Тынычлык бистәсе янында агач утыртты. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, бүген 224 мәйданда агач утыртылган.
– Агач утырту акциясендә республика яшәүче 30 мең кеше катнашты. Хәзер Тынычлык бистәсендә 300 нарат үсәчәк. Бөтен республика буенча 330 гектарда 1 миллион данә агач утыртылды, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез