Шул рәвешле яудан кайта алмаучыларны искә алачакбыз. Агач утырту Татарстанда 150 урында башкарылачак. «Хәтер бакчасы» кысаларында республикада барлыгы 1 миллион данә үсенте утыртылыр, дип көтелә.
Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, агач утырту эшләре май аенда да дәвам итәчәк. Министрлык үткәргән чаралар турында, тармакның сайтыннан белергә булачак.
– Быел Чернобыль һәлакәтенә 40 ел. Бу вакыйгадан да читтә калмыйча, без агачлар утырачакбыз, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез