Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, быел 90 һәм 100 яшь тулган көннәрдә республика һәм ил үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш керткән юбилярларга истәлекле открыткалар һәм бүләкләр тапшырачаклар.
– 2026 елның Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен исәпкә алып, үз хезмәте белән ил өлешенә зур өлеш керткән өлкәннәрне туган көннәрендә сөендерүне дәвам итәчәкбез, – диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез