- Марттан коммуналь хезмәтләргә түләү буенча квитанцияләр айның беренче көнендә түгел, ә бишенче көнендә килә башлаячак. Шул ук вакытта түләүнең чик вакыты 5 көнгә: айның 10 ыннан 15 енә кичектерелә. Законда шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиешле мәгълүматлар исемлеген киңәйтү күздә тотылган. Анда суд приставлары ТКХ буенча бурычларга кагылышлы мәгълүматлар урнаштырачак, шулай ук күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру вакыты, аларның техник торышы, характеристикалары турында белеп булачак.
- Рус телен саклау турында закон үз көченә керә. Хәзер элмә такталар, бина эчендәге барлык язулар, мәгълүмат стендлары, афишалар рус телендә генә булачак. Милли телләргә тәрҗемә итәргә ярый. Чит телдәге атама рус теленә тәрҗемә ителгән булырга тиеш. Төрле телдәге язуларның эчтәлеге, төсе, хәрефләренең зурлыгы бер үк булу шарт. Әлеге таләп фирма атамаларына һәм товар билгеләренә генә кагылмый.
- Инвалидларга буш эш урыннары күбрәк булачак. Төбәкләр үзләрендә эшли торган зур компанияләр бүлекләренә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү хокукы ала. Моңа кадәр алар фәкать вәкиллекләр һәм филиаллар өчен генә квоталар билгеләгән. Шул сәбәпле төп офисы бер төбәктә урнашкан зур компанияләр башка төбәкләрдәге бүлекләренә инвалидларны эшкә урнаштыру белән кызыксынмаган.
- Иномаркаларда таксист булып эшләү кыенлаша. Автомобильне такси реестрына кертү өчен яңа таләпләр гамәлгә керә. Машина ике шартның берсенә туры килергә: йә җитештерү операцияләренең зуррак өлеше безнең илгә туры килергә (баллар белән билгеләнә), яисә 2022 елның 1 мартыннан 2025 елның 1 мартына кадәр махсус инвестконтракт кысасында эшләп чыгарылган булырга тиеш. Бу таләп әлегә Калининград өлкәсенә, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларына кагылмый.
- Газ белән тәэмин итү, җиһазга техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки газ белән тәэмин итә торган оешма сайтында төзергә мөмкин булачак.
- Максатчан юллама нигезендә укыган студент медиклар юллама биргән оешмада кимендә өч ел эшләргә тиеш булачак. Юкса укыткан өчен акчаны кире кайтарырга һәм икеләтә штраф түләргә туры киләчәк. Оешмага да шундый ук җаваплылык яный. Сәламәтлек саклау министрлыгы остаз җитәкчелегендә эшләү күздә тотылган белгечлекләр исемлеген билгеләячәк.
- Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр кырлардан җиде чакрымга кадәр ераклыкта урнашкан авыл-бистәләрдәге умартачыларга пестицидларның кулланылачагы турында бер тәүлек алдан хәбәр бирергә тиеш булачак.
- Балаларга бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибе үзгәрә. Моңа кадәр аның күләме хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) чыгып исәпләнелсә, хәзер төбәктәге уртача хезмәт хакына бәйле булачак. Бу исә түләү алучылар санын киметергә мөмкин. Уртача хезмәт хакы МРОТтан зуррак чөнки.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез