Газетага язылу

Чәчне көн дә юасы юк

Кышын гел башлык киеп йөргәч. чәчләрем бик тиз майлана иде. Көн саен чәч тә юып булмый бит.

Күптән түгел җаен таптым мин моның. Бик яхшы рецептка юлыктым. Ике төрле катнашманы алмаш-тилмәш кулланам. Файдасын шундук сиздем. Хәзер чәчне өч көнгә бер тапкыр гына юам. Сез дә эшләп карагыз әле. Беренчесе өчен ипи катысын боткага әйләнгәнче җебетеп, шуны башка сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Соңрак чәчләрне лимон согы кушылган су белән чайкыйсы. Икенче катнашманы ясаганда, ярты литр кефирга 1 аш кашыгы солы ярмасы салып бүрттерергә куясы. Шуны чәчнең буеннан-буена сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Ахырдан чәчләрне яртылаш аш серкәсе кушылган су ярдәмендә чайкагыз. 

Руфинә. Апас

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре