Чаллыда яшәүче хәрбиләргә 140 жилет бәйләгән

Чаллыда яшәүче 63 яшьлек Әлфия Юткина махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә шушы көннәрдә 140 нчы жилетын бәйләгән. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә.

Бер жилетны 3-4 көндә бәйли икән, айга 8-9 жилет килеп чыга. Әлфия ханым 89 яшьлек беренче төркем инвалид әнисе Гөлсемне дә тәрбияли, кызларына оныкларын карарга да булыша, гуманитар ярдәмнәр җыюда бик актив катнаша, үзе дә посылкалар җибәрә. Хәтта авырган чакларында да кулыннан энәләрен төшерми. Әлфия ханымның умырткалыгында бүсер бар, шунлыктан озак утырып тора алмый, күп вакыт ятып бәйли. Хәтта төннәрен дә бәйләвен читкә куймый. "Без җылыда, егетләр салкында, махсус хәрби операция бетмичә, бәйләүдән туктамыйм",- ди мәрхәмәтле ханым.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре