Газетага язылу

Чат кына түгел: Татарстанда «Макс» мессенджеры нинди мөмкинлекләр бирә?

Бүген Россиядә яшәүче 89 миллион кеше «Макс» мессенджерында теркәлгән. Татарстанда алар – 1,5 миллион. Ул нинди мөмкинлекләр бирә?

Чат кына түгел: Татарстанда «Макс» мессенджеры нинди мөмкинлекләр бирә?

Сәламәтлек 

Дәүләт хезмәтләре электрон порталына килгән мөрәҗәгатьләрнең 70 процентыннан күбрәге медицина өлкәсенә карый. 2012 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда электрон сервислар аша табибларга язылу 1 миллионнан 14 миллионга кадәр арткан. 

Республика халкы «Mакс» ярдәмендә табибларга актив языла – 2025 елның ноябреннән 269 мең очрак теркәлгән. Моның өчен мессенджерга керергә, аның аша Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм «Минем сәламәтлегем» бүлеген ачып, кирәкле хезмәтне сайларга кирәк. Шулай ук хастаханәгә бармыйча гына «больничный»ны ябарга мөмкин. Бүген әлеге хезмәттән 80 мең кеше файдаланган. Моннан тыш, медицина анализлары нәтиҗәләрен, кирәкле белешмәләрне смартфонга җибәрүне сорарга була. 

«Mакс» аркылы «телемедицина» проекты да эшли. Бу хезмәт табибка икенче тапкыр күренәсе булган очраклар өчен каралган. Бүген әлеге мөмкинлекне 108 мең кеше кулланган. «Табиб кешегә телемедицина консультациясен билгели ала. Пациентның «Mакс» аккаунтына чакыру килә. Консультация видеоэлемтә аркылы башкарыла. Бу бигрәк тә район үзәкләреннән ерак урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен уңайлы», – ди Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге җитәкчесе Илнур Шиһапов.

Шулай ук Цифрлы ID ярдәмендә документларны күрсәтеп була, шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте полисын да. Илнур Шиһапов әйтүенчә, ул кәгазь документ кебек үк юридик көчкә ия. 

Торак-коммуналь мәсьәләләр

 Идарә компанияләре белән элемтә дә «Макс» ярдәмендә урнаштырыла. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Елена Арефьева сүзләренә караганда, бүген республикада 15 089 өй чаты булдырылган. Алар 895 356 кешене берләштерә. «Өй чаты – аралашу, актуаль мәгълүмат алу чарасы гына түгел. Мәсәлән, һәр чатта «ГИС ЖКХ» чат-боты бар. Аның аркылы идарә компаниясенә мөрәҗәгать юлларга мөмкин. Идарә оешмасы бу гаризаны рәсми рәвештә теркәргә тиеш», – ди Елена Арефьева.

 Моннан тыш, быел 1 сентябрьдән идарәче компания эшчәнлеген өй чатларында күрсәтеп барырга тиеш. Елена Арефьева әйтүенчә, моны эшләмәгән очракта административ җаваплылыкка тарту – штраф яки лицензиядән мәхрүм итү каралган. 

Туристлар өчен

 «Макс» мессенджеры аркылы шулай ук кунакханә, шифаханә, ял базаларына кәгазь документларсыз урнашырга мөмкин. Моның өчен «Цифрлы ID»га кертелгән паспортны оешма хезмәткәренә күрсәтергә кирәк. Балигъ булмаган балаларның документларын әти-әниләре күрсәтә. «Татарстан – Идел буе округында «Макс» аркылы кунакханәләргә теркәлү буенча беренче урында. Бүген әлеге системага 160 урнашу урыны тоташкан, алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лаеш, Яшел Үзән, Спас һәм башка районнарда. Якынча 1000 кеше инде цифрлы хезмәттән файдаланган», – ди Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева.

 Моннан тыш, «Макс» аша Күпфункцияле үзәккә дә язылырга мөмкин. Белем бирү йортлары да мессенджерда үз чатларын, каналларын булдырды. Цифрлы ID (ә ул бүгенге кәгазь документларны алмаштыра) ярдәмендә шәхесеңне һәм хокукларыңны расларга мөмкин. «Бу мессенджер – уңайлы, куркынычсыз, күпфункцияле платформа. Анда төрле каналлар эшли. Бизнес алып бару өчен дә уңайлы, махсус чат-ботлар эшне җиңеләйтә. Шулай ук GPT-чат нейрочелтәре үсә. Шуны да әйтергә кирәк: мессенджерда Казан аэропорты рейсларын карап тору мөмкинлеге дә булдырылды, ул аэропорттагы махсус таблоны алыштыра», – ди Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре