Газетага язылу

«Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйге башланды. Тормышта башкаларга маяк итеп куярлык, көчле рухлы, үз эшләре белән үрнәк булып торучы кешеләр башта төбәк бәйгесендә катнаша, аннары алар Россия күләмендә көч сынашачак. Бу хакта «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Адгамова сөйләвенчә, бәйге инде 9 октябрьдә башлаган. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

– Төрле номинацияләр бар. Һәркем үзенә туры килгән юнәлештә катнаша ала. Максатыбыз – физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне башкаларга да таныту, – ди урынбасар. – Бәйгенең төбәктәге сайлап алу вакыты 1 декабрьдә тәмамлана. Финалы исә Мәскәүдә апрель аенда узачак.

Бәйгедә катнашу өчен ДОБРО.РФ сайтында гариза калдырырга кирәк. Шунысы бар – бер проект белән бер юнәлештә генә катнашып булачак. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре