“Казан” гаилә үзәгендә Елена һәм Юрий Куклачевлар 1969 елда таныша. Ул чакта Юрий Дмитриевич цирк училищесы студенты, Елена Исаковна Игорь Моисеев ансамблендә биеп йөргән була. Әмма ул соңыннан ире белән бергә эшли башлый. Алар 1970 елның 8 июлендә гаилә кора, гөрләтеп туй ясыйлар. Аларның өч балалары туа. Бүген алар әти-әниләренең эшен дәвам итеп, Юрий Куклачевның мәчеләр театрында эшлиләр.
– Гаилә бәхетенең сере – хатын-кызда. Барсы өчен дә хатыныма рәхмәтлемен, – ди Юрий Куклачев. – Гаиләбезнең матур датасын Казанда билгеләп үтүебезгә шатбыз. Без тагын бер кат кияү һәм кәләш ролендә булдык. Хисләребез тагын да яңарды.
Юбиляр парларга “Казан” ансамбле артистлары җырларын бүләк иткән. Куклачевларның татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән сыйлаганнар.
"Куклачёвларныкы кебек озак еллар бергә яшәгән гаиләләр үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Һәм алар аерым хөрмәткә, игътибарга лаек", - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова әлеге матур чара хакында үз фикерен белдереп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез