Газетага язылу

Чорсыз чир: быел H1N1 гриппының яңа штаммнары белән очрашачакбыз

Ике ел фасылы очрашкан чорга кердек. Белгечләр фаразлары буенча, бу ел да ике ел элек очрашкан H1N1 гриппы вирусы йогынтысында узачак. Өстәвенә, аның яңа штаммнары барлыкка килгән. Ә безнең аларга каршы иммунитет юк әлегә. Саклануның ике юлы гына бар.

Чорсыз чир: быел H1N1 гриппының яңа штаммнары белән очрашачакбыз

Узган атнада Татарстанда 12 меңгә якын грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән. 2025 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, авыручылар саны 11 процентка кимрәк. Эпидемия бусагасыннан да 26 процентка түбән әле без. Әмма быел H1N1 гриппының яңа штаммнары белән очрашачакбыз. 

– 2024–2025 еллар сезонында без бу грипп белән очрашкан идек инде. Иммунитет формалашсын өчен ике генә юл бар: я прививка ясатасы, я авырыйсы, – дип кисәтте Татарстан буенча  Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 

Әлбәттә, авырыйсы килми. Грипп бик тиз иярүчән, өстәвенә үпкә ялкынсынуының авыр формасы белән кискенләшергә мөмкин. 65 яшьтән өлкәннәр өчен аеруча куркыныч булуы бар, дип тә кисәтә белгечләр.

– Нәкъ менә шушы яшьтәге кешеләрнең авыруы аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шулай ук йөкле хатын-кызларга үзләрен дә, туачак балаларын да куркыныч астына куймаска, прививка ясатырга киңәш итәбез. Әлбәттә, балаларга да ясату мөһим. Санап киткән категория кешеләренә вакцина бушлай ясала. Теләге булган һәр кешегә дә җитә дигән сүз түгел, булганда ясатып калыгыз, – диде Татарстанның штаттан тыш баш белгече-эпидемиологы Александр Лопушов. 

Бүгенгә республикага 915 мең вакцина кайтартылган, шуның яртысы инде кадалган. Метро станцияләрендәге прививка ясату пунктларына гына да 9 мең тирәсе кеше мөрәҗәгать иткән.

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына туры китереп, вакцина ел саен яңартыла. Сезонлы күтәрелеш башланганчы прививка ясатып кую хәерлерәк. Гомумән, шәхси гигиена, битлекләр, витаминнар турында онытмагыз, – дип киңәш бирде Любовь Авдонина. 

Грипп һәм ОРВИ сезонына кергәндә, тычкан бизгәге турында да онытасы түгел. Яз, җәй айларында гына түгел, кимерүчеләр көзен дә актив.  Алай гына да түгел, сезонлы күтәрелеш кичерәбез хәзер. Татарстанда тычкан бизгәгенең 472 очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда авыручылар саны 2 тапкыр күбрәк икән. 

Киләсе язда зыянны киметү өчен, бакча һәм дачаларны кышка ябып киткәндә территорияне чистартырга онытмагыз. Чүп, яфрак өемнәре тычканнар өчен кыш чыгарга бер дигән уңайлы урын. Бакча йортына дезинфекция ясаганда препаратларны инструкциядә күрсәтелгәнчә кулланыгыз, я лицензиясе булган оешмага мөрәҗәгать итегез, дип киңәш итә Роспотребнадзор белгечләре. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре