Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков иң элек бәйгедә катнашучыларга, аларны әзерләгән укытучыларына рәхмәтен әйтте. Бәйге унберенче тапкыр уздырыла.
– Быел Татарстанның 12 районыннан 3200 гариза килде.11 ел эчендә без мәктәп укучыларыннан чүплекләр турында 55 мең хәбәр алганбыз. Бу саннар артында республикабыз экологиясен саклауга кергән күпме тырышлык ята. Мондый табигатьне саклаучылар булганда без киләчәк өчен тыныч була алабыз., – диде министр. – Батарея җыючы балаларга аеруча рәхмәтемне җиткерәм. 2019 елдан бирле 238 тонна батарея җыйдык. Шөкер, алар полигоннарга түгел, икенчел эшкәртелер өчен Чиләбегә җибәрелеп тора.
Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама районының Югары Чаллы урта мәктәбендә укучы Айзилә Әхтәмова да бар. Ул инде бәйге икенче тапкыр катнаша.
– Чүплекләр турында хәбәрләр җибәреп тордым. Авылда чүплекләр бар. Мин аларны табып кына калмадым, гаиләбез белән җыештырдык та, – ди кызчык.
Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы мәктәбеннән 4 бала килгән.
– Без чүплекләрне башта фотога төшереп җибәрәбез, аннары ул урынны җыештырабыз. Безгә авыл советы да ярдәм итә. Яр буйларын, урман кырыйларын җыештырабыз. 2018 елдан бирле бәйгедә катнашабыз. “Иң актив сыйныф”, “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә җиңү яулаганыбыз бар. Безнекеләр кебек авылда яшәүче балаларга бу бәйге бик зур этәргеч бирә. Без бу чараны оештыручыларга бик рәхмәтле., – ди укучыларның сыйныф җитәкчесе Ләйсәния Хәмидуллина. – Шушы бәйгеләр аша министрлык балаларны тәрбияли. Чисталык, табигатьне ярату гаиләдән килә. Безнең өлеш тә бардыр инде. Аңлатабыз, өйрәтәбез. Ә чүп җыйган балада өмет бар. Ул нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны белеп үсә. Андый бала яшәгән җирен чүпләми.
«Мәктәп экопатруле» бәйгесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2014 елдан бирле үткәрелә. Максаты – мәктәп укучыларын кечкенәдән табигатьне саклауга җәлеп итү. Ул «Экологик иминлек» илкүләм кысаларында үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез