Шикәр комы. Ярты литр суга 2 чәй кашыгы шикәр комы кушып ясалган «сый» бигрәк тә кактусларга, акча гөле кебек калын яфраклы яки калын сабаклы гөлләргә (суккулент) килешә.
Бәрәңге пешкән су. Гөлнең тамырларын ныгыта. Аена 1 тапкыр чикмәнле бәрәңге пешкән суны (тозсыз) сибәсе.
Сөтле су. Сөт гөл яфракларының шаулап үсүенә китерә. 1 литр суга 100 мл майсызрак сөт өстисе. Ике тапкыр су сипкәннән соң бер тапкыр сөтле су белән тукландырасы.
Банан кабыгы. Составындагы калий матдәсе чәчәк атуга ярдәм итә. Кабыкны киптереп, каһвә тарткычта (яисә башкача) ваклыйсы. Су сипкәнче, гөл туфрагы өстенә шушы порошокны бөркисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез