Дамир Нургалиев: «Хәрби операциядәге егетләрне ташламыйбыз»

Татарстан Иҗтимагый палатасының Яшьләр эшләре, ихтыярилыкны үстерү һәм патриотик тәрбия буенча комиссия әгьзасы Дамир Нургалиев Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм күрсәтү мөһимлеген тагын бер кат искә төшерде. Хәзерге вакытта күпме егет Ватан өчен көрәшә. Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәттә катнашучыларның гаиләләрен кайгыртучы төбәк иҗтимагый оешмалары һәм гади кешеләрне дә әйтеп узды. СВОдагы егетләргә “Ярдәм Янәшә” республика хәрәкәте, “Бердәм Россия” партиясенең Яшь гвардиясе ярдәм итә. Шулай ук тагын бик яшьләр оешмалары гуманитар ярдәм әзерләү һәм җыю белән шөгыльләнә. Рөстәм Миңнеханов районнарда СВОга оештырылган ярдәм һәм аларга булышучы волонтерлар хакында да әйтте. Хәрби операциядәге егетләрне ташламыйбыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре