Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елгы сайлауда катнашмаска мөмкин. Бу хакта ул парламентта журналистлар белән очрашуда әйтте. Ныклы карарга килгәче ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән киңәшләшергә җыена.
“Яшь бара. Дәүләт Советы Рәисе буларак та, Россия Закон чыгаручылар Советында да эш күп. Мәскәүгә дә еш барырга туры килә. Республикада да эш җитәрлек. Илнең иң эре сәяси партиясе саналган “Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре булу да, башка эшләр дә күп вакыт һәм көч таләп итә. Хатын да: “Җитте сиңа”, – диде, – дип шаяртты Дәүләт Советы Рәисе. – Шуңа күрә киләсе елда сайлауда катнашмамдыр, мөгаен. Карарбыз. Илдә-көндә хәлләр ничек булыр. Мактанып әйтүем түгел: Парламент Рәисе буларак 25 еллык тәҗрибәм бар. Хөкүмәттәге барлык эшчәнлегем – күз алдыгызда. Тәҗрибә белән бергә эшнең күләме дә артты. Шуңа күрә, әгәр бу вазыйфага дәгъва итмәсәм, Парламент Рәисе булырлык алмаш әзерлисе булыр”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез