Газетага язылу

Дәүләт советында экология турында сөйләштеләр

2026 елда Татарстан «Экологик иминлек» илкүләм проектының 3 федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Болар – «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Йомык цикллы икътисад» проектлары.

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында республика чараларын финанслау күләме 2026 елга 2,4 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан – 770 млн сум, Татарстан бюджетыннан – 1,6 млрд сум, шул исәптән өстәмә рәвештә республика бюджетыннан бүленгән финанслау лимиты – 1,4 млрд сум.

 Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында  Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Илнур Насретдинов сөйләде. Анда «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү турындагы закон проектын карадылар.

 «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты составына кергән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышы турында республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

– «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын финанслау 2026 елда федераль бюджеттан 160 млн 779 мең сум тәшкил итте.  Бу акчалар урманнар торгызу эшләрен башкару, орлык запасын булдыру, һәм янгынга каршы  техника сатып алуга тотылды.  Урманнарны яңадан торгызу буенча планлы чаралар тулысынча үтәлде, – диде Илгизәр Зарипов. – Барлыгы быел республикада урман фонды җирләрендә 2 мең 550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шуның 1 мең 200 гектар мәйданы  «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәмендә башкарылды.

 Урынбасар  шулай ук 3-10 октябрьдә республикада «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узачагын искәртте. Акциянең максаты – 1 млн нан артык үсенте – гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка төр агачлар утырту.

Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров республикада үткәрелә торган экологик, җир, геологик күзәтчелеккә аерым тукталды.

– Республикада әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектлар реестрында 3 меңнән артык объект исәпләнә. Хуҗалык итүче субъектларга административ басымны киметү максатларында идарә тарафыннан 2026 елда 1970 профилактик чара уздырылды, бу консультацияләр, профилактик визитлар, хокук бозуларны булдырмау турында кисәтүләр игълан итү дә. Идарә быел шулай ук 701 контроль (күзәтчелек) чарасы уздырды.

Депутатлар аерым муниципаль районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү турында республика законы проектын карадылар. Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, документ Россия Федерациясе Җир Кодексы һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 статьясы нигезендә эшләнгән, ул Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Саба муниципаль районнары чикләрендә урнашкан, авыл хуҗалыгы җитештерүен гамәлгә ашыру өчен яраксыз булган  1 107,2047 гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен урманнардан файдалану өчен урман фонды җирләре категориясенә күчерүне күздә тота.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре