Газетага язылу

Дәвамчы: Фәрид Абдулганиев Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

«Мин үземнең төп бурычымны традицияләрне саклап, ирешелгәннәрне арттыруда күрәм». Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланган Фәрид Абдулганиев үз чыгышын шул сүзләрдән башлады.

Дәвамчы: Фәрид Абдулганиев Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Яңа җитәкче

Фәрид Абдулганиев кандидатурасын Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына парламенттагы «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте. Фракция җитәкчесе, парламент спикеры урынбасары Юрий Камалтынов Фәрит Абдулганиевның оештыру сәләтен аерым билгеләп үтте. «Ул Татарстан Республикасында экология, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча күпсанлы программаларны гамәлгә ашыруда актив катнашты», – диде Юрий Камалтынов.

Фәрид Абдулганиев чыгышында Татарстан Рәисенә республиканың бердәм зур командасында эшләү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйтте. «Бу команданың бер өлеше булу – югары дәрәҗә һәм җаваплылык, – диде Фәрид Абдулганиев. – Узган сайлауда миңа ышаныч күрсәткән Биектау һәм Әтнә районнары сайлаучыларына һәм минем кандидатурамны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына тәкъдим иткәннәре өчен «Бердәм Россия» фракциясе депутатларына рәхмәт белдерәм».

Ул, сайланган очракта, парламент ирешкән нәтиҗәләрне исәпкә алып эшләргә вәгъдә итте. «Татарстан парламентаризмының гасырлык тарихында Татарстанның алга таба үсешенең, аның социаль-икътисадый уңышларының, гражданнар тынычлыгы һәм татулыгының җитди хокукый нигезе булдырылды, – диде ул. – Татарстан – закон чыгаруның иң алдынгы системаларының берсе формалашкан төбәк. Безнең республикада кабул ителгән күп кенә законнар федераль хокукый актлар эшләү өчен нигез булды. Бу – хөрмәтле Фәрит Мөхәммәтшин казанышы. Бүген бу югары дәрәҗәне саклап калу гына түгел, ә заман таләпләренә җавап биреп – ирешелгәннәрне арттырып алга бару да мөһим. Мин үз бурычымны шунда күрәм».

Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасы турында сөйләгәндә, Фәрид Абдулганиев: «Рәис республиканың үсеш юлын билгеләде, депутатлар Хөкүмәт, муниципалитетлар һәм гражданнар җәмгыяте белән берлектә хәл итәчәк бурычларны куйды», – диде. Төп өстенлекләр арасында Фәрид Абдулганиев көчле икътисадны, эшмәкәрлек һәм авыл хуҗалыгы секторына, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүне, кеше капиталын һәм демографик сәясәтне үстерүне, гражданнарның иминлеген һәм цифрлы трансформацияне тәэмин итүне, инновацияле үсеш һәм традицион кыйммәтләрне ныгытуны атады.

– Барлык бу стратегик бурычларны хәл итү төгәл законнарга буйсынып эшләнергә тиеш, – диде ул. – Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасы кысасында 2027 елны Татарстанда Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, гомерегез буена туган республикагызга фидакарь хезмәт итүегез өчен без ихлас күңелдән рәхмәтле.

Чыгышының азагында ул бөек татар мәгърифәтчесе Һади Максуди сүзләрен китерде: «Халык тарафыннан сайланган шәхес ул хакимият һәм статус алган кеше түгел. Ул – аңа ышанган һәр кешенең язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кеше».

– Бу сүзләр депутат эшенең төп юнәлеше булып калсын. Үз чиратымда, сезнең белән бергә бу зур җаваплылыкны үз өстемә алырга әзермен, – диде Фәрид Абдулганиев.

Чыгышын төгәлләгәннән соң аңа депутатларның сорауларына да җавап бирергә туры килде. Парламент депутаты Илшат Әминов татар халкының туган теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы аның тормышында нинди роль уйнавы белән кызыксынды. «Әнием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин туган телемне тыңлап үстем, соңрак гармун уйнарга өйрәндем. Җәй көне авылга кайткан чакларда гармунда уйнадым, Сабан туена бүләкләр җыюда катнаштым, – диде Фәрид Абдулганиев. – Хәзер балаларым үсеп килә, алар «Сөембикә» хорында чыгыш ясый. Мине татар театрларында еш күрергә була. Үз телеңне, үз халкың тарихын белергә кирәк дип саныйм».

КПРФның Дәүләт Советындагы депутатлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов да үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, республикага хәзер тыныч һәм ритм белән эшли торган Дәүләт Советы кирәк. «Парламент Рәисенең көче – күпчелек белән тиешле карарны үткәрүдә. Аның көче шунда: һәр депутат, һәр фракция, республиканың һәр районы бу залда аларны ишетәчәкләрен белсен. Фәрит Хәйрулла улы шулай эшләде, сез дә шулай эшләячәксез, дип ышанам», – диде ул.

Татарстан иминлеге өчен эшләү

«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов сүз алып: «Фәрид Солтан улын шактый күптән беләм, без аның белән һөнәри эшчәнлек буенча хезмәттәшләр, мин «Эшлекле Россия» эшмәкәрлек бергәлеген җитәклим, Фәрид Абдулганиев Рәис каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил иде. Аның белән эшләү бик кызык иде. Аны максатчан кеше буларак беләм, ул алдан күрүчән, кешеләр белән килешә белә, эшкә сәләтле, стресска чыдам, үз-үзен тәэмин итә торган дәүләт эшлеклесе», – диде.

Тавыш бирү барышында Фәрид Абдулганиев кандидатурасын 81 депутат хуплады, бер кеше каршы тавыш бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Фәрид Абдулганиевны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлап, аның бай тәҗрибәсен билгеләп үтте: «Фәрид Солтан улы яхшы юл үтте, шәһәрдә дә, министрлыкта да эшләде, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүдә бик күп эшләр башкарды. Әлбәттә, теләсә нинди эш тәҗрибә таләп итә. Ул Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Хәйрулла улы, парламент урынбасарлары кебек тәҗрибәле парламентарийлар белән янәшә эшләячәк, алардан өйрәнәчәк. Барыбызга да Татарстан иминлеге өчен бердәм эшләүне телим».

Парламент составындагы тагын бер үзгәреш Руслан Йосыповка бәйле. Моңа кадәр ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде. Көзге сайлауда исә 32 нче Мәскәү округы бермандатлы округында Дәүләт Думасына сайланды. Шулай итеп, аның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Руслан Йосыпов Татарстанны Дәүләт Думасында тәкъдим итү буенча үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде. «Россия һәм Татарстан иминлеге хакына эшләячәкмен», – диде ул.

Бюджет арттырыла

Җаваплы вазыйфага билгеләнгәннән соң Фәрид Абдулганиев, дилбегәне үз кулына алып, утырышны дәвам иттерде. Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 12 мәсьәлә кертелгән иде. Утырыш көнне исә бу сан 18 гә җитте.

Утырышта 2026 елга һәм 2027, 2028 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты тулаем кабул ителде. Закон проекты республика бюджетының керем өлешен 32,6 млрд сумга арттыруны күздә тота. Республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов сөйләвенчә, республика бюджетын үтәү йомгаклары буенча 8 айда салым һәм салым булмаган керемнәрне 30,7 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә. «Аерым алганда, оешмалар табышына салым буенча 25 млрд сум, оешмалар мөлкәтенә салым буенча 1 млрд сум, «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын куллануга бәйле рәвештә алына торган салым буенча 1 млрд сум һәм салым булмаган керемнәр буенча 3,7 млрд сум», – диде Марат Фәйзрахманов. «Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеген федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка кертемнәр хисабына 1,9 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителә. Республика бюджетының чыгым өлеше быел, министр билгеләп үткәнчә, 21,7 млрд сумга арта. Өстәмә чыгымнар социаль әһәмияткә ия. Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, әлеге мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда, икътисадның хәзерге торышы, шулай ук республика бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре узган 8 айда керем өлешенең 32,6 млрд сумга үсүен көтәргә нигез бирә, дип билгеләп үтте. Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2026 елга Татарстан бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 633,4 млрд сум, чыгымнар буенча 653,4 млрд сум булыр дип фаразлана, акча кытлыгы 20 млрд сум тәшкил итәчәк, ул тулысынча финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.

Җирле үзидарә

Депутатлар җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Закон проектын эшләү «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның үз көченә керүенә бәйле. Әлеге закон 2027 елның 1 гыйнварына кадәр төбәк һәм муниципаль норматив хокукый актларны аңа туры китерүне таләп итә. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, регламент вакытлары кысаларында профильле комитет тарафыннан биш төзәтмә әзерләнгән. Ә «Аерым муниципаль районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү турында» республика законы беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Бу закон Татарстанның Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Саба районнары чикләрендә урнашкан һәм гамәлгә ашыру өчен яраксыз 1,1 мең гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы производствосы, урманнардан файдалану өчен урман фонды җирләре категориясенә күчерүне күздә тота.

Мигрантларга яңалык

Моннан тыш Дәүләт Советы утырышында 2027 елга хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. 2027 елның 1 гыйнварыннан физик затларда хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы барлык чит ил гражданнары өчен НДФЛ буенча айлык теркәлгән аванс түләүләре 1700 сум күләмендә билгеләнгән. Үзгәрешләргә караганда, 2027 елда оешмаларда һәм шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче чит ил гражданнары өчен – патент бәясе ай саен 9446 сум, физик затларда хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы чит ил гражданнары өчен 13 382 сум тәшкил итәчәк.

Фикер

Марат Нуриев, Россия Дәүләт Думасы депутаты: 

– Фәрид Абдулганиев үзен теләсә кайсы вазыйфада бик таләпчән җитәкче буларак күрсәтте, эшләргә теләге бар. Республика җитәкчелеге, депутатлар аның тырышлыгын күреп алды. Ул өлкән буын белән киңәшләшеп эшләр дигән теләктә калабыз. Бары тик уңышлар телибез.

Фәрит Солтан улы Абдулганиев – VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

1976 елның 13 мартында Кырым өлкәсенең Феодосия шәһәрендә туган.

 

1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң хезмәт эшчәнлеген «Казан дәүләт университетының экспертиза һәм маркетинг үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә икътисад һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе вазыйфасында башлап җибәрде.

 

2001–2005 елларда Казан шәһәре администрациясенең «Хокук тәртибе» Шәһәр фонды башкаручы директоры булып эшләде.

 

2006 елның гыйнварында Казан шәһәре башкарма комитетының Икътисадны үстерү комитеты стратегик планлаштыру һәм территорияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.

 

2006 елның декабреннән 2009 елга кадәр – Казан шәһәре башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты рәисе урынбасары.

 

2009–2015 елларда – «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе» автоном коммерциясез оешмасының «Универсиада авылы» департаменты директоры (Универсиада авылы мэры). 2015 елда Мәскәүнең «СКОЛКОВО» идарә мәктәбен тәмамлаган.

 

2015–2018 елларда – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры.

 

2018–2020 елларда – Татарстан Республикасы икътисад министры.

 

2020 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде, 2020 елның мартыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил вазыйфасында эшләде.

 

2023 елның февраленнән Татарстан Республикасы Рәисе (Башлыгы) ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил.

 

2026 елның 20 сентябрендә 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.

 

Фәрит Солтан улы Абдулганиев – икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

 

Фәрит Абдулганиевның эшчәнлеге югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән бәяләнде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре