- Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.
- Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.
- Ата яки ана баланың хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә тиеш.
- Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.
- Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.
- Әти-әни белән йомшак итеп сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.
- Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.
- Әти-әнинең артыннан йөрергә.
- Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.
- Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.
(«Тәнбиһүл-гафилин» китабыннан)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез