Казан чираттагы тапкыр халыкара дәрәҗәдәге чара үткәрү мәйданына әверелде. «Шәһәр саммитка тулысынча әзер», – дип хисап тотты атна башында узган «эшлекле дүшәмбе»дә Казан мэры Илсур Метшин. Зур кунаклар каршы алырга әзерлекне шәһәр халкы да сизде: урамнарны, бигрәк тә шәһәр үзәген төзекләндерделәр, юлларны ремонтладылар. Казанлыларның соңгы елларда урамда бу кадәр чәчәк күргәне дә булмагандыр әле. Быел кунакчыл Казанны 1,3 миллион чәчәк белән бизәячәкләр.
АСЕАН – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләренең сәяси, икътисадый һәм мәдәни хөкүмәтара оешмасы (ассоциациясе) ул. 1967 елда Бангкокта оешкан. Анда 11 ил – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Тайланд, Филиппин, Бруней-Даруссалам, Вьетнам, Лаос, Мьянма, Камбоджа һәм Көньяк Тимор керә. АСЕАН илләре дәүләтләре территориясендә 670 миллионнан артык кеше яши. Аларның гомуми эчке тулай продукты 9,7 триллион долларга җитә. Ассоциациянең төп оешмасы Джакартада (Индонезия) урнашкан. 1990 нчы еллар башыннан бирле АСЕАН илләре икътисадый хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Россия 1996 елдан ассоциациянең диалоглар партнеры булып тора. Казанда уза торган җыен Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләр җайга салуының 35 еллыгына багышлана.
Моңа кадәр Россия Чит илләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия–АСЕАН саммитына керә торган ун ил һәм хөкүмәт башлыкларын чакырганнар. Аның эшендә Владимир Путин да катнашачак. «Россия Президенты саммитка әзерләнә. Биредә Владимир Путинны ике яклы очрашулар марафоны көтә», – дип хәбәр итте дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
Татарстан башкаласына беренчеләрдән булып Мьянма Берлеге Республикасы Президентының махсус вәкиле Хау Кхан Сум, АСЕАН Генераль Секретаре Као Ким Хорн, Вьетнам Премьер-министры Ле Мин Хын килде. Аларны Казан аэропортында күркәм гадәт буенча ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар.
Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим да Казанга килүе турында хәбәр итте. Ул социаль челтәрләрнең берсендә очкычка утырган фотосын куйды. 2025 елда Әнвәр Ибраһим Татарстан башкаласына «КазанФорум»да катнашу өчен килгән иде инде. Ул биредә Тукайның «Тормыш» шигыреннән өзек тә укып күрсәтте. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, Казанга Филиппин Президенты Фердинанд Маркосның, Камбоджа Премьеры Хун Манетның килүе расланган. Ишекләр башка кунаклар өчен дә ачык.
Сүз уңаеннан, форумның дүрт аяклы кунаклары да бар. Татарстан башкаласына алдан ук ике фил алып кайттылар. Бу – Лаос җитәкчелегенең Россия Президентына бүләге. «Таныш булыгыз, Шикәр һәм Уңыш», – дип язып куйды бу уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенджерындагы каналында. Әйтүләренә караганда, филләр озак очышны яхшы кичергән. Хәзер алар Казан зоопаркында. Филләр саммитның символлары булачак.
Казанда нәрсә турында сөйләшәчәкләре дә билгеле. Россия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров әйтүенчә, дәүләт башлыклары сәүдә, инвестицияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, фән, технологияләр буенча алга таба хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләргә тиеш булачак. Министрлыкның рәсми вәкиле Мария Захарова сүзләренә караганда, Казандагы өч көн бөтен дөньяга «киләчәккә юл»ны күрсәтәчәк. «Россия–АСЕАН саммиты дөньяның алга таба нинди булачагына, нинди юлдан баруына бәйле сорауларга җавап бирәчәк», – диде ул Петербург халыкара икътисадый форумында.
АСЕАН кунакларын Татарстан да шаккатырырга җыена. Саммит көннәрендә ЦУМда (Уникаль осталык үзәге) һәм аның янәшәсендә республика казанышлары күргәзмәсе эшләячәк. Бу атна ахырында Казанда Сабан туйлары да гөрләячәк. Шуңа күрә форум кунакларының эшлекле сөйләшүләрдән соң милли бәйрәмебезне күрергә дип калулары да бик мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез