Бүген ДРКБда урнашкан "Тыныч бакча" рухи комплексындагы мәчеткә ярымай куйдылар. Чарада Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты.
- Аллаһы Тәгалә адәм баласын чир белән дә сыный. Табиблар тәнне дәвалый, иман йортлары исә җанга шифа бирә. Аллаһка шөкер, тиздән ДРКБ территориясендә дә мәчет белән чиркәү пәйда булачак, - дип сөйләде Илфар хәзрәт.
Билгеле булганча, узган ел 1 июль көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында бу мәчеткә нигез ташы салынган иде. Бүген инде аның эчен тәртипкә китерәләр.
ДРКБ баш табибы Айрат Зыятдинов белдерүенч, авыр вакытларда кеше бирегә килеп дога кыла, җанына тынычлык таба алачак.
- Үземнең һәм хастаханәбезнең, республикадагы барлык балалар исеменнән әлеге комплекс төзелешендә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, - диде баш табиб.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез