Егетләр кирәк «Батырлар. Герои Татарстана» программасына ничек сайлап алачаклар?

Узган атнада эшли башлаган «Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашырга 500 дән артык кеше теләк белдергән. Араларында безнең республикада гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар. Әлеге программа СВОда катнашучылар һәм Ватанны саклап кайткан ветераннарга район-шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә җитәкче булып эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Кемнәрне һәм ничек сайлап алачаклар – «ВТ» хәбәрчесе шуларны белеште.

Билгеле булганча, республика программасы Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән гамәлгә ашырыла торган «Геройлар заманы» федераль программасына нигезләнгән. Безнеке Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла. Программаның иҗтимагый советын исә Татарстан Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров җитәкли. Аңлашылганча, игътибар зур, ә таләпләр катгый булачак. Иҗтимагый совет утырышында катнашучылар исемлеге һәм анда әйтелгән фикерләр дә шуны раслый.

Әсгать Сәфәров сүзләренчә, махсус хәрби операциядә булган кеше командада эшли белә, катлаулы хәл килеп чыкса, дөрес карарлар кабул итә, авырлыкларга да бирешми. Дәүләт хезмәтендә әнә шул сыйфатлар кирәк.

– Бүген меңләгән якташыбыз, илебезне яклап, хәрби бурычын үти. Шигебез юк: без җиңәчәкбез, – диде ул. – СВОда катнашкан ир-атларны дәүләти һәм муниципаль идарәгә, министрлыкларга социаль юнәлеш буенча, җирле үзидарә органнарына җәлеп итәргә кирәк. Алар өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча 18 февральдә «Батырлар. Герои Татарстана» дип аталган программа эшли башлады. Теләге булганнар арасыннан 90 кешене сайлап алачакбыз: алтмышы – СВО ветераны, утызы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы егетләр. Алары кайткач укый алачаклар.

«Безгә фикерли белә торган, тормыш тәҗрибәсе булган егетләр кирәк», – ди Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков.

– Нигезләмәдә язылганча, программада Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россия Федерациясе гражданнары да катнашырга хокуклы. Минем яраткан әйтемем: «Кайда тууың түгел, Татарстанда кирәк булуың мөһим». Татарстан янә алдынгы, без беренчеләрдән булып шундый программаны эшләтеп җибәрәбез», – диде ул.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтүенчә, әлеге программа егетләргә тыныч тормышка тизрәк әйләнеп кайтырга, укырга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәчәк.

– Безнең ветераннар арасында үзләрен җәмгыять файдасына эшләргә теләк белдерүчеләр дә аз түгел. Шуңа күрә бу программа бик вакытлы барлыкка килде, – ди ул.

Программада катнашырга теләк белдерүчеләр сайлап алу турларын узгач, аларны үзләренә тиешле махсус юнәлеш буенча укытачаклар. Егетләрне Татарстанның вице-премьерлары, министрлар, район башлыклары үз канаты астына ала. Тәҗрибәне алар дәүләти һәм муниципаль оешмаларда эшләп туплаячак.

Егетләр КФУның дәүләти һәм муниципаль идарә мәктәбендә белем алачак. Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов әйтүенчә, кандидатлар өчен «кайнар линия» дә эшләячәк.

– Әлеге программада катнашучыларның югары професссиональ яки урта белеме һәм коллектив белән идарә итә белү тәҗрибәсе булу да кирәк, – ди Александр Белов. –  Ә менә кайчандыр хөкем ителгән, җитәкче вазыйфасында эшләүдән суд аша мәхрүм ителгән кешеләр бу программада катнашмый. Андыйларны алмыйбыз. Беренче төркемдә  хәзерге вакытта өйләренә кайткан СВО ветераннары укыячак, икенчесендә әлегә махсус хәрби операция зонасындагы егетләр булыр дип көтәбез.

Бу программада ничек катнашырга? КФУның дәүләти һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов гариза бирү тәртибен аңлатты.

– Иң элек «Россия – страна возможностей» сайтына кереп, шәхси кабинет ясарга кирәк. Шуннан соң гариза бирәсе. Ә аннары анкета тутырасы һәм эссе язасы. Анысы өчен 6 атна вакыт бирелә. Эсседа ни өчен бу программада катнашуыгыз, дәүләт органнарына сезнең ни дәрәҗәдә кирәкле булуыгызны, хезмәттәшләрегез һәм дусларыгыз нинди сыйфатларыгызны хөрмәт иткәнен язарга кирәк булачак. Бөтен шартларны да үтәгән кешеләр икенче этапка узачак. 2–10 апрель аралыгында онлайн тест үткәрәләр. Бу этапта катнашучының идарә итү мөмкинлекләрен ачыклаячаклар. Соңгы этап 21 апрельдән 19 майга кадәр үткәрелә. Катнашучылар белән күрешеп сөйләшәчәкләр. СВОдагы егетләр өчен онлайн этап мәҗбүри түгел. Нәтиҗәләр 16 июньдә билгеле булачак. Шуннан соң 90 егет, 538 сәгать укып, тәҗрибә туплаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре