Экология министры: “Уртаклашыр эшләр күп”

Шушы көннәрдә Казанда А.И. Щеповских исемендәге фәнни конференция үтте. Анда катнашучыларны Татарстанның экология министры Александр Шадриков һава чисталыгын контрольдә тотучы автоматик станцияләрен белән таныштырды. Ул министрлыкның тәүлек буе Татарстанның атмосфера һавасы сыйфаты мониторингын алып баруы турында сөйләде.

– Татарстанда һава чисталыгын контрольдә тотучы өчен 17 автомат станция эшли, 6 күчмә экология лабораториясе кулланыла. Станцияләрдә пробалар 20 секунд саен алына. Ел дәвамында 36 төрле пычраткыч матдә буенча 4 миллионнан артык үлчәү үткәрелә. «Түбән Кама Нефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ НК», «Татнефть» һәм «Казаноргсинтез» кебек республиканың эре предприятиеләре белән килешүләр кысаларынд министрлык 13 автомат күзәтү постыннан атмосфера һавасының торышы турында өстәмә мәгълүмат алабыз. Шул рәвешле хәзер безгә хәзер 30 станциядән хәбәр килеп тора. Башкалар белән уртаклашыр эшләр күп безнең, – диде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре