Ел башыннан бирле Татарстарда 50 кеше батып үлгән. Шуларның дүртесе - балалар. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
"Коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 36 кешенең гомере өзелде. Шуларның икесе - балалар. Фаҗигале очракларның күбесе, нигездә, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенганда теркәлә",-дип ачыклык кертте Венедиктов.
Ата-ана күз-колак булмау аркасында суга егылып төшкән ике баланың гомерен дә саклап калган коткаручылар. Балыкчыларга да уяулыкны югалтмаска куша алар. Ел башыннан бирле Татарстанда ун балыкчыны коткарганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез