Газетага язылу

Ел волонтеры Саимә Шаһиәхмәтова: «Игелек әйләнеп кайта»

Җитешмәгән җире юк! Питрәч районының Иске Шигали авылы кызы, КФУ студенты Саимә Шаһиәхмәтованың башкарган эшләрен санарга кул бармаклары җитми. Кешеләргә булышудан тәм табучы кыз быел «Игелекле Татарстан» бәйгесенең «Ел волонтеры» номинациясендә гран-при яулады.

Ел волонтеры Саимә Шаһиәхмәтова:  «Игелек әйләнеп кайта»

– Кешеләргә булышу гадәте гаиләбездән килә. Әнием укытучы булып эшли. Аның бар тормышы үзе дә сизмәстән ярдәм итүгә кайтып кала. Ул нәни балаларны хәреф танырга, язарга өйрәтә, – ди Саимә. – Әлеге вакытта мин авылым мәктәбендә практика узам. Әнием белән бергә эшлим. Белсәгез иде нинди горурлык кичергәнемне! Бергә шундый рәхәт.

Тынгысыз кыз КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем ала. Әле җитмәсә, Питрәч районының «Форпост» оешмасы рәисе итеп тә сайлаганнар. Балалар һәм яшьләр белән эшлиләр, өлкәннәрне дә онытмыйлар.

– Быел сугыш ветераны 97 яшьлек Алексей Макаровның туган көнендә янына бара алмадым. Икенче көнне генә котлый алдым. Ә ул мине шулкадәр көткән икән. Килеп керүгә елап ук җибәрде. «Мине оныткансыз дип уйладым», – ди. Менә шушы вакыйга мине өлкәннәргә карата тагын да игътибарлы булырга өйрәтте, – ди Саимә. – Быел Россия Яшьләр министрлыгыннан грант оттым. 15 тән артык гаилә бергә җыелып, капка төбе уеннары үткәрдек. Соңыннан концерт та булды. 160 мең сум акча откан идем. Ул акча гына җитмәде инде. Бәйрәмнәрне үткәргәндә иганәчеләрне дә җәлеп иттек. Аларсыз булмады. 

«Ел волонтеры» номинациясендә гран-при яулавын менә шул эшләрнең зур нәтиҗәсе дип бәяли Саимә. 

– 2022 елда бу бәйгедә катнашып караган идем. Анда патриотик эшчәнлек юнәлешендә җиңдем. Шуннан соң өч ел башкаларны күзәттем, үзем дә тик тормадым. Финалга чыгучылар өчәү идек. «Игелекле Татарстан» бәйгесенең шарты мондый: җиңгәнеңне сәхнәдә генә әйтәләр. Минем исемем яңгырагач, бик дулкынландым. Безне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады. Аннан үрнәк алырга тырышам: ул да яшьлегендә балалар укыткан. Аның белән бер сәхнәдә басып тору минем өчен зур бәхет иде, – ди Саимә. – Әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Алар кирәк чакта мактый да белде, кирәк икән дөресләп тә җибәрәләр. Гаиләм һәм дусларым ярдәме белән зур уңышларга ирешеп булганына төшендем инде мин. Иң мөһиме – без, волонтерлар, башкалар шатлыгына сөенә беләбез. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең яхшы якларын гына күрергә тырышам. Алай иткәндә үземә дә рәхәт. Волонтерлык хакында башкаларга да сөйләргә кирәк. Мактаныр өчен түгел – бүтәннәр дә белсен һәм сиңа иярсен өчен кирәк бу. Кечкенәләрен күрсәтмәсәң, зур эшләр башкарып булмый. Хәзер үз артымнан сеңлемне дә ияртмәкче булам. Игелек җирдә ятмас, дигән әйтемне үзем сынадым – ел дәвамында кешеләргә күрсәткән яхшылыгым җиңү белән әйләнеп кайтты. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре