Үтеп киткән елда Балтач районының өч сәләтле, тәвәккәл егет- кызы Европаның һәм Африканың иң биек нокталарын яулаган.
Рамил Шәйхиев Эльбрус тавына (5642 м) җәй көне күтәрелсә, Ушма егете Родион Кушаев октябрь аенда әлеге биеклекне яулаган. Яңа ел алдыннан исә Балтач кызы Динә Ильясова Африканың иң биек ноктасы - Килиманжарога (5895 м) менеп җитә алган. Аларның өчесе дә анда истәлеккә Балтач районы әләмен кадаган.
-Быел тагын да биегрәк күтәрелергә дигән хыялым бар, - ди Динә. Насыйп булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез