Эльмир Сәйфуллин яшьләрне җиңел акчага кызыкмаска өнди

“Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисе Эльмир Сәйфуллин республикада үсмерләр тарафыннан кылынган резонанс хәлләр уңаеннан фикерен белдерде. Билгеле булганча, бу көннәрдә берничә үсмер Чаллының Азатлык мәйданында Георгий тасмаларын мәсхәрә итте, Бөгелмәдә өч үсмер теракт оештырды.

– Бу вакыйга тагын бер кат яшьләребезнең буш вәгъдә һәм акча вәгъдә итүчеләргә ни дәрәҗәдә тиз ышана алуын күрсәтте. Бабаларыбыз, әбиләребез, Геройларыбыз күгебез аяз булсын, без – киләчәк буын тыныч, имин тормышта яшәсен дип көрәшкән. Безнең ветераннарыбызга теләктәшлек итәсе, булышасы, күпләргә үрнәк буласы урынга кайбер үсмерләр бүген шундый гамәлләр кыла. Безнең акыл һәм йөрәкләребездә көч, агрессиягә урын булырга тиеш түгел, – ди хәрәкәт җитәкчесе.

Эльмир Сәйфуллин, форсаттан файдаланып, яшьләргә әйтәсе теләген дә җиткерде.

– Үзегезне алдарга ирек бирмәгез. Җиңел акчаның беркайчан булганы юк. Аның артыннан куып, гомер буена җитәрлек авырлыклар белән генә очрашырга мөмкин. Үзеңне, сәләтеңне күрсәтү, илебезгә, республикабызга файда китерүнең башка намуслы юллары да җитәрлек. Лаеклы белем алу, спорт белән шөгыльләнү, иҗат итү, үз эшеңне җәелдерү, кешеләргә булышу, игелекле гамәлләр кылу – безнең төп кыйммәтләребез әнә шулар булырга тиеш, – ди ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре