Емельянова: «Минем тәҗрибәмдә прививка аркасында бала чукракланган очраклар булмады»

ДРКБның сурдология бүлеге мөдире Марина Емельянова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә баланың кайсы очракларда чукраклана алуына ачыклык кертте.

«Чукраклык өч сәбәп аркасында килеп чыга ала. Ул тумыштан килергә мөмкин. Әгәр хатын-кыз йөклелекнең соңгы айларында җитди вируслы инфекция, кызамык белән авырса да бу куркыныч арта. Соңгы арада җитлекмичә туган балалар саны да артты. 40 процент очракта аларның колагында кимчелек күзәтелә. Бала туганнан соң берничә ай үтүгә бактериаль, вируслы чирләр, менингит белән авыруы аркасында да чукракланырга мөмкин. Соңгы арада кичектерелгән чукраклык дигән күренеш пәйда булды. Андый чакта бала туганнан соң билгеле бер вакыт үткәннән соң чукракланырга мөмкин. Хроник чукраклык прививка ясатмауга сәбәп була алмый. Минем тәҗрибәмдә прививка аркасында бала чукракланган очраклар булмады», – диде табиб.

Бүген иртән Лениногорскида вакцина ясатканнан соң бер яшьлек баланың чукралануы турында хәбәр таралды. Кыз балага тугач ук операция ясалган була. Бер ел дигәндә аның хәле уңайлана. Быелның гыйнварында ул авырып киткән. Табиб аңа антибиотиклар язган. Ике атнадан исә аны гепатитка каршы прививка ясатырга җибәрәләр. Аны ясаганнан соң берничә көннән кыз бала ишетми башлаган. Шәхси клиникага барып тикшеренгәннән соң аның ике колагының да чукраклануы ачыклана. Кохлеар имплантация ясаганнан соң баланың бер колагы ишетә башлаган. Хәзер кызның ата-анасы икенче катлаулы операциягә акча җыя. Алар баланың колагы прививка аркасында ишетми башлаган дип саный.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре