Ләкин, шөкер, дип әйтик, бар кеше дә андый түгел. Дөньяны аңларга теләгән, күпмедер аңлаганнар үз белемнәрен башкалар белән дә бүлешә. Тик тагын шунысы да бар: гавамның билгеле бер өлешенә ул һич тә кызык булмаска да мөмкин...
Кешенең асылы, дигәндә, шактый кызык теорияләр бар. Кайсыларының рәсми фән белән уртаклыгы бөтенләй юк, фәнгә таянганнары бар, кайсыларын фән хупламый да, инкарь да итми. Соңгы категориягә кергәннәрнең берсе «Этик-антропологик концепция» дип атала. Үзем аның белән электән таныш булу сәбәпле, теорияне газета укучыларга да җиткерәсем килә. Аның буенча адәми затлар һич тә бер үк биологик төр түгел. Кешеләр холык-фигыль, психика, психология, үз ишләренә мөнәсәбәт, мораль дигәндә, күрер күзгә артык ташланып тормаган дүрт олы төркемне тәшкил итә икән.
Бу кызыклы теорияне совет галиме, профессор Борис Поршневның эшләгәне, ә икенче бер Борис – биология фәннәре кандидаты һәм язучы Диденконың популяштырганы, өстәмәләр керткәне сәбәпле, аны «Поршнев-Диденко теориясе» дип тә атыйлар. Теория буенча бар булган халыкны шул икәү әүвәл ике зур төркемгә бүлеп куя. Холкында агрессия, «ерткычлык» бөтенләй дә сизелмәгән 90 процентка һәм дә андый сыйфат яхшы шәйләнгән калган 10 процентка. Соңгыларын, ягъни «ерткыч»ларны теория авторлары янә ике группага бүлеп, андагы беренче төркемне «суперанималлар» (анимал – инглизчәдән җанвар дип тәрҗемә ителә) дип атый. Болары – кешеләр арасындагы «бүре»ләр. Имештер ки, аларның ерак бабалары ерткыч кына түгел, каннибаллар да, ягъни үзе кебекләрне тотып ашаудан да тартынмаган җан ияләре дә булган. Аларның төп үзенчәлеге шул: ул кавемдә нинди дә булса мораль, әхлакый нормалар, кызгану хисе, сентиментальлек аз яисә бөтенләй дә юк. Алар куркуны да белми. Теория аларны өстенлеккә, чикләнмәгән властька ашкынучы, вату-җимерүгә хирыс затлар дип тә бирә.
«Ерткыч»ларның икенче төренә авторлар биргән атама – «суггесторлар», ягъни псевдокешеләр. Болары – яраклашучы һәм ерткыч булып кыланучылар. Аларда суперанималлар холкы һәм көче юк. Тик суггесторлар аларга хезмәт итәргә, алар көен көйләргә ярата. Алар – төлкеләр, манипуляторлар, ялагайлык, хәйлә осталары. Шулар ук явыз алдакчылар, агрессив фанатиклар да.
Ерткычлык аз гына да хас булмаган төркемне (язганыбызча, барлык халыкның 90 проценты) Поршнев белән Диденко шулай ук ике төргә, группага бүлә. Беренчесе – диффуз төр – гадәти кешеләр. Күбесенчә ипле, тәртипле, тыныч, кушканны башкарырга гадәтләнгән затлар. Кеше хәленә дә керә беләләр, хезмәт сөяләр, матди байлыкларны да күбрәк шулар тудыра. Тик элеккедән килгән гадәт буенча алар «ерткыч»ларның корбаны булып кала. Әлбәттә, аларны тотып ашаучы юк, әмма алардан, ышанучан һәм буйсынучан булу сәбәпле, «ерткыч»лар юан бау ишә, файдалана.
90 процентлы «вегетариан»нарның икенче – күпкә кечерәк өлешен авторлар неоантроплар дип атаган. Болары – кешелекнең киләчәктәге ышанычы. Фикер ягыннан алга киткән, уйлый, анализлый белә торган затлар. Аларга эмпатия – кеше бәласен, проблемаларын үз җилкәсендә, үз күңелендә тоя белү сыйфаты да хас. Алар «ерткыч»ларның кыңгыр эшләрен күрә, бәяли һәм аларга кайчак ачыктан-ачык, кайчак астыртын каршы килә. Һәрхәлдә, аларда тышка чыгарга сәләтле даими эчке каршылык, килешмәү яши. Болар, зурдан алганда, безнең Исхакый, русның Чаадаев, Радищев, Герцен кебекләре, башка шуның ише затлар. Сан ягыннан аз булу сәбәпле, неоантропның ниндидер түнтәрелеш, фетнә оештырыр, ерткычлар оештырган тәртипләрне юкка чыгару мөмкинлеге шактый чамалы. Диффузларны да, алардагы мүкләклек, битарафлык сәбәпле, күтәрәм димә. Шуңа да андыйлар, гомер буе дигәндәй, гаҗизлектә. Неоантроплар галимнәр, философлар, язучылар, сәнгатькәрләр арасында еш очрый икән...
Әйткәнебезчә, әлеге теория – киң танылу алмаган, фәнни җәмәгатьчелек кабул итеп бетермәгән тәгълимат. Тик аның ярдәмендә бөтен тарихны, андагы фаҗигаләрне, сугыш, революцияләрне, изүне дә ансат аңлатырга була. Чөнки власть яраткан усал азчылык бөтен тарих буе «вегетариан»нар өстендә торган, аларны кыркыган, сауган, халыкларны бер-берсенә өстергән. Әлбәттә, куркыту, коткы, төрле манипуляцияләр ярдәмендә. Теориядән чыккан төп нәтиҗә шундый: җирдәге бөтен бәлаләр артында алда искәртелгән «ерткыч»лар – шул 10 процент тора.
Шунысы да бар: төрләр арасындагы күп гасырлык үзара кушылу, буталу, катнаш никахлар сәбәпле, без сөйләгән дүрт төркем арасында тышкы, чырайга чыккан аерымлыклар бөтенләй дә юк. Барысы да геннарда яшеренгән. Теория авторлары шулай аңлата. Кешенең кайсы төркемгә керүен аның үз-үзен тотышына, тәртибенә, гамәлләренә карап кына белергә, чамаларга була.
Шулай итеп әлеге концепция нигезендә безнең арада кеше кыяфәтле ерткычлар яши генә түгел, алар кешелек белән идарә дә итә икән. Шунысы да бик ачык: ерткычлар идарә иткән җирдә тынычлык та, камил, ипле тормыш та була алмый. Алар – актив һәм агрессив азчылык, калганнар – пассив һәм мәми авыз күпчелек. Ягъни юаш күпчелек усал азчылык кубызына бии. Җир йөзендә гаделлек булмау, көтелмәүне теория шулайрак аңлата...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез