Әлегә Җирдә явызлык күп. Ул шул дәрәҗәдә: бик теләгәндә дә, дистә еллар эчендә генә түгел, гасырлар дәвамында да юкка чыгарып булмаслык. Кеше затлары аны киметү, юкка чыгару өчен тырышырга тиеш, дию генә аз. Кешегә кеше булу мәслихәт. Тик ул андый халәткә ашыкмый. Элек тә ашыкмаган, хәзер дә шулай. Борынгыдан килгән риваятьтә Диоген дигән философ тикмәгә генә көндез фонарь тотып: «Кеше эзлим», – дип йөрмәгән. Кешене ике мең елдан соң да фонарь яндырып эзлисе кебек. Ничек барыбызга да шәфкать, миһербан иясенә әйләнергә, башкалар хәленә керә белергә соң? Сорау әлегә җавапсыз. Барысы да кеше затының психологиясенә, аның табигатенә барып тоташа…
Җиһандагы глобаль шәфкатьсезлеккә бер генә мисал: язып торуларынча, шушы ХХI гасыр җитеп тә Җир йөзендәге 8 миллиард халыкның якынча уннан бере һаман да ачлы-туклы яши. Ул гынамы? ВОЗ (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы) мәгълүматларына караганда, шуларның 10 миллионга якыны (!) ачлыктан үлә тора. Ел саен! Коточкыч хәл! Ничек шушы заманда моңа юл куела? Медицина үскән, фән зур адымнар белән алга атлаган, технологияләр могҗизалар тудырган, ясалма интеллект яралган чорда ел саен Белоруссия халкы чаклы халык ачлыктан юкка чыгып бара дигән сүз бит бу. Биредә нинди шәфкатьлелек турында сөйләп була?
Тынычлык проблемаларын өйрәнә торган Стокгольм халыкара институты исәпләүләренә караганда, кешелек, дөнья илләре кораллануга (бер-берсенең халкын юк итүгә, авыл-шәһәрләрне җимерүгә әзерлеккә, дип укы), ел саен 2,5 триллион доллардан артык акча тота. Шушы астрономик санны 800 миллионга, ягъни ачлы-туклы яшәүчеләргә бүлгәндә, кеше башына 3000 доллар тирәсе чыга. Азия белән Африканың үтә фәкыйрь илләре өчен бу – олы байлык, тамак проблемасын тулысынча чишү, үлем-китемне бөтенләй юкка чыгару. Тик ул сумманы аларга беркем беркайчан бирмәячәк. Үлем статистикасы да элеккечә калачак. Чөнки кешелек әлегә андый шәфкатьне белми. Ул шәфкатьсез. Аңарда җинаять чигендәге шәфкатьсезлек.
Тагын берничә факт. 2023 елда Җирдә яшәүче 2915 затның мал-мөлкәте миллиард доллардан күбрәк булган. 2018 елдагы белән чагыштырганда, андыйлар 250 кешегә артык. Кемдер, шул исәптән балалар ачка тилмергәндә, Җирдә ашкынып, кем әйтмешли, череп баю күзәтелә. Шул 2915 нең гомуми байлыгын интернет чыганаклар 12–15 триллион доллар тирәсе дип билгели. Алар да беркайчан бүлешмәячәк. Теге дөньяга ул байлыкны ташып, күчереп булмасын яхшы белгән тәкъдирдә дә. Белгечләр чутлап чыгарганча, һәр доллар миллиардеры һәм миллионеры үз байлыгының 10–15 процентын гына мохтаҗларга бирсә дә, планетада ачлык проблемасын тулысынча хәл итеп булыр иде. Тик акча капчыгы өстендә аякларын селкеп утырсалар утыралар, бирмиләр. Менә шундый «шәфкать».
Шәфкатьлелек, әлбәттә, ачлыкка каршы көрәш кенә түгел. Ул күпкырлы. Әлеге истәлекле көнне моннан 14 ел элек гамәлгә куючылар (аның инициаторы – Һиндстан журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Притиш Нанди исемле кеше, диләр) теләгән төп таләп һәм максат – тере затларга, кешеме ул, хайванмы, үсемлекме – эш белән дә, сүз, хәтта уй белән дә зарар китермәү. Әлеге дата – дөнья җәмәгатьчелеген, барча кешеләрне милләтенә, расасына, яшенә, статусына карамастан, үзара аңлашып яшәүгә, тынычлыкка, шәфкатькә өндәү көне. Әйтергә кирәк, мондый теләк – күпчелек диннәр өндәгән, үтәлергә тиеш, тик ваемсыз җаннар исәпләшмәгән, үтәмәгән күптән билгеле кануннар.
Дөньяны әйдәп бара торган Көнбатыш цивилизациясе – христиан динендә. Тик ул диннең ул илләргә, андагы халыкка йогынтысы зурмы соң? «Возлюби ближнего как самого себя» үтәләме? Миңа калса, бик тә начар үтәлә. Сүз дә юк, либерализм, демократия, кеше хокуклары дигәндә, алар, әлбәттә, мактауга лаек. Анда барысы да кеше өчен. Шул исәптән дәүләт тә. Дәүләт – гражданның хезмәтчесе. Ул шулай булырга тиеш тә. Бер үк вакытта Көнбатыш – артык гамәли, прагматик җәмгыять, куллану җәмгыяте. «Дөньяга килгәнсең икән, тормыштан барысын да алып кал, типтереп яшә», – дип тукый бәндәгә андагы чынбарлык. Ә бу шигарь – эгоизмга хәер-фатиха. Ул шәфкатькә урынны аз калдыра. Бар кеше дә алырга, үзе хакында гына уйларга күнеккәч, бирүчеләр, кеше хәленә керүчеләр күп була алмый. Череп баеган Америка, тук булыгыз, авырмагыз, дип, мәсәлән, шул ук Замбия белән Гвинея-Бисауга ярдәм кулы сузмый. Углеводородны чиксез күләмдә ягып, аны агулы төтенгә әйләндергәндә дә (АКШ дөньяда чыгарылган нефтьнең дүрттән берен яга) алар табигатькә, җирдә яшәүче һәркемгә килүче зыян хакында аз уйлый. Бу да – зур шәфкатьсезлек.
Шунысын да ассызыклыйк: шәфкатьлелек ул миллионерлар, байлар, йә булмаса түрәләр эше генә түгел. Ул – һәрберебез гамәле. Һәр кеше үзеннән башласа гына, Диоген кебек, кеше эзләп йөрисе булмаячак. Таныш түгел әбигә урам аша чыгарга булыштыңмы, бу да – кечкенә генә булса да шәфкать. Олы яшьтәге кешегә сумкасын подъездына чаклы илтешкәнсең икән, монысы да – игелек. Хуҗасыз мәче баласын ашату, салкын кышта кошларга җим кую да һәммәбезнең кулыннан килә.
Шәфкать, игелек, миһербан – кешене кеше итәргә тиешле фундаменталь кыйммәтләр. Бүгенге техноген һәм ашкын заман дөньяда шәфкать дигән күркәм сыйфат барын онытмасак иде...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез