Газетага язылу

Ычкынып барышмы?..

Без кызык та, кайбер күренешләре кызганыч та булган тиз үзгәрүчән дөньяда яшибез бит инде. Кешеләрдәге бүгенге кыланмышларга, алардагы холык-фигыльгә, гавамның үз-үзен тотышына карап, табиб булмаган килеш тә кайбер психик тайпылышлар, симптомнар табып була кебек.

Фикерне башкача да корып була: психиатрия өйрәнергә тиешле гамәлләр еш кына мода эталоны яисә үз-үзеңне тоту үрнәге рәвешендә кабул ителә башлады төсле.

Моны көн туса акча артыннан чапкан, дөнья куган обыватель сиземләмәскә дә мөмкин. Яисә күнегергә. Ә белгечләр, мәсәлән, шул ук Демографик куркынычсызлык институты дип аталган оешма галимнәре, психиатрлар андый күренешне күрә, үзләренчә чаң кагып, хәтта сорау да бирә: без акрын гына «ычкынып» бармыйбызмы?..

Сәхнәгә чыгып, җыр башкаручыларның кайберләрен без «йолдыз» дип атыйбыз бит инде. Йолдыз – яктылык, нур чыганагы, юл күрсәтүче, ул – маяк. Мәсәлән, шул ук үзен «эстрада патшасы» дип игълан икән башкаручының җырлавыннан бигрәк йөзенә, гримына, чәчләренә, киеменә генә карагыз әле. Ул – нур чыганыгы, юл күрсәтүчеме? Маякмы ул? Сорауны башкача да куярга була: аны «йолдыз»га санаганнар үзләре кемнәр? Бер танышым, телевизордан шундый «йолдыз»лар ялгыш күренеп китсә, «тартма»ны тизрәк сүндереп куям, ди. Икенче берәүнең, аның ишене күргәч, ашыгыч психиатрик ярдәм чакырасы килә башлый, дип сөйләнгәне истә. Аларны гавамны, киресенчә, караңгыга сөйрәүче, юләрләндерүче, «ычкындыручы» дип бәяләү дә артык түгелдер. Миңа калса, халыкның билгеле бер өлеше авызын ачып караган эстрада вәкилләренең күбесе чынлыкта җилбәзәк һәм дә ярыйсы надан кешеләр. Гафу итә күрегез, бер балагын сызганып, ниндидер алама киемнәр киеп, әллә нинди рәвешләргә кереп, сәхнәгә чыккан мәгълүм башкорт-татар җырчысын да мин ялгыш та «йолдыз»га да, талантка да саный алмыйм. Кемнәрдер саный икән – санасын. Шәхсән минем өчен ул – бары бер кыланчык. Гәрчә аерым җырлары тыңларлык булганда да.

Игътибар итәсездер, аерым «йолдыз»ларның киеме күп вакыт аллы-гөлле каурыйлы тутый кошны яисә авыл әтәчен хәтерләтә. Әтәчкә бер дәгъвам юк, киресенчә, карыйм да сокланам гына: бирсә дә бирә икән табигать шундый матурлыкны, димен. Аңа үз дәрәҗәсен үзе белеп, һаваланып, тавыклар арасында йөрү бик килешә дә әле. Барысы да табигатьтән бит. Ә мин телгә алган һәм алмаган «яктылык чыганаклары» ниндидер тилемсәлектән, үзе кебек үк тулар-тулмас фанатлары аркасында яралган мин-минлектән, теге яки бу дәрәҗәдә «ычкыну»дан башка тагын нинди сыйфатларга ия? Вокал мөмкинлекләре булганда да, адәм баласында аз гына тыйнаклык, иплелек дигән сыйфат та шәйләнергә тиештер бит инде. «Нәрсә кылансам да килешә» түгел. Сәхнәдә артыгын кылану, кирәкмәгән сүз сөйләү җырчының вокал мөмкинлекләрен дә сызып атмыймы ул?..

Яшьләр, үсмерләр арасында оверсайз дип аталган киенү гадәте модадан һаман чыгып бетә алмый. Аның нәрсә икәнен укучы белә. Ким дигәндә ике размерга зуррак кием киеп йөрү ул. Гәрчә кием дизайнерлары, җитештерүчеләр аңа төрле аклану табып торсалар, килешле, дисәләр дә. Ул, дөресен генә әйткәндә, бөтен яктан салынып төшкән олы капчык киеп йөрү бит. Хет ни диегез, мин ул модада матурлык та, рациональлек тә, пөхтәлек тә, акыл да күрмим. Ертык джинсы турында да яздык. Гафу итегез, андый модада да мода түгел, бары кыланчыклык, бер мөгез чыгару гына күренә. Кемдер әйтер, яшьләргә ошый икән кисеннәр, шыңшыма, сине кияргә мәҗбүр итүче юк бит, дияр. Бәлки болай әйтүче күпмедер хаклы да булыр. Тик яшьләрдә әле акыл утырмаган, алар бер-берсенә карый, алар һәр гамәлдә «ычкынып» алырга ярата. Әле тагын шунысы да бар: хәзер бит җәмгыятебездә бала-чага һәм үсмерләр культы – ни теләсәләр дә, әти-әни аларның теләкләрен үтәп тора. Ярыша-ярыша азындыралар, 18 яше тулуга машина алып бирүчеләр дә бар. Ә хезмәт тәрбиясе юк. Кулларыннан телефон төшми, ул тусовкалар дисеңме, ул күңел ачуга мөкиббәнлек, ни кылырга белми урамда йөрүләр. Шул эшсезлек, ваемсызлык төп ычкындыручы түгелме икән?

 Психиатрик клиникаларда чир тарихында махсус графа бар, диләр – пациентның пөхтәлек дәрәҗәсе (опрятность). Кешедә тышкы пөхтәлек юк икән, психиатриядә ул – чир билгесе. Кеше оекбаштагы тишекне күрми, чәче майланып, чуалып беткән, берничә сәдәфе юк, күлмәгенең бер итәге кергән, икенчесе чыккан. Ә бит яшьләрнең билгеле бер өлеше шулай да кылана. Ягъни андый мода да юк түгел.

 Тагын бер тайпылыш – интим әйберләрнең интим булудан туктавы. Аның ишене артык яшерү дөрес булмаган кебек, төрле бозык форматларны норма итәргә тырышу да – психик очрак. Патология норма була алмый. Порносайтлар, аларда утыру да – яшерен камера куеп, кемнеңдер йокы бүлмәсендәге гамәлләрне карауга тиң тайпылыш. Андый бозыклык вуайеризм дип атала. Сексуаль патологияләрнең күбесе психик патологиягә  бәйле, ди табиблар. Сексуаль патологияләрнең артуы гаилә институтын мөшкел хәлгә куя. Ә гаилә – җәмгыятьнең кечкенә бер өлеше, кисәкчеге. Яхшы гаилә – яхшы психика да ул. Ә гаилә институты авыру булганда, җәмгыять сәламәт кала алмый...

Технологияләр, ясалма фәһем безне эшсез калдырып маташа. Шактый куркыныч заманнарга кереп барабыз. Күңел ачу, ял итүгә вакыт яшәгән саен арта гына торачак. Бу – начар нәрсә. Эш, хезмәт психиканы сәламәт тота торган сәбәпләрнең берсе. Вольтер әйткәнчә, эш кешене өч яманлыктан коткара: эч пошудан, җитмәүчелектән һәм дә бозыклык-әхлаксызлыктан. Хезмәт маймылны кеше иткән, диләр. Эшсезлек киресен башкарып, без яңадан агач башына менеп китмәбезме?

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре