Газетага язылу

Эш урыннарында булган бәхетсезлек очраклары арткан

Казанның сәнәгать тармагында бәхетсезлек очраклары арткан.

Эш урыннарында булган бәхетсезлек очраклары арткан
Фото: Татар-информ

Быел 5 айда эш урыннарында булган бәхетсезлек очраклары турында Казан Башкарма комитетына 35 хәбәр килгән. Иң күп имгәнүләр сәнәгать тармагында теркәлгән. Икенче урында төзелеш объектлары тора. Бәхетсезлек очраклары саны арту сәбәпле, шәһәрдә төзелеш тармагына гына түгел, сәнәгать объектларына, сәүдә һәм транспорт предприятиеләренә карата да тикшерү көчәйтелгән. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Икътисадый үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева сөйләде.

Аның сүзләренчә, ел башыннан Казанда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча 37 утырыш үткәрелгән, аларда 214 оешма җитәкчеләре чыгыш ясаган. Апрель аенда шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләренең 150 хезмәткәре өчен хезмәтне саклау һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча практик дәресләр оештырылган.

– Май аенда Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен дә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре һәм төзелеш тармагы вәкилләре катнашында шундый ук укулар үткәрелгән. Хезмәтне саклау буенча Координация советы шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрен кертеп, тикшерүләр системасын киңәйтергә җыена, – диде Гүзәл Минһаҗева.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, нәкъ менә сәнәгать тармагында имгәнү очракларының иң күп теркәлә. Икенче урында – төзелеш объектлары. Гүзәл Минһаҗева төзелеш мәйданчыкларын контрольдә тотуның ике этапта алып барылуы турында сөйләде: башта белгечләр хезмәтне саклауга бәйле барлык материалларны анализлыйлар, аннары төзелеш техникасын кулланганда хокук бозуларны кисәтү өчен төзелеш мәйданнарына чыгалар.

Гүзәл Минһаҗева тагын бер борчыган мәсьәләгә тукталды. Эшләп торып та хезмәт хакларын ала алмаучылар шактый. Ел башына шәһәр предприятиеләренең хезмәткәрләргә 90 млн сумга якын бурычы булган. Биш ай эчендә 173 хезмәткәргә 44,1 млн сум күләмендә бурыч түләп бетерелгән. 1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Казанның 11 оешмасының 298 хезмәткәр алдында 45,6 млн сум бурычы бар. Шул ук вакытта бурычлыларның 55 проценты гамәлдәге предприятиеләр булса, 45 проценты исә – икътисадый актив булмаган һәм бөлгенлек чигенә җиткән оешмалар.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров: «Шәһәр зур, предприятиеләр һәм оешмалар күп, әмма без барысын да күз уңында тотарга, авыр хәлдә калган кешеләрне якларга тиешбез», – диде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре