Әзерлек
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, 18 меңнән артык күпфатирлы йортның бары тик бишесе генә ягу сезонына әзерлек паспорты алмаган.
– Бүгенгә ягу чорын башлау турында карар Татарстанның 21 муниципалитетында кабул ителде. Кышкы эш режимына беренче булып Минзәлә районы кереште. Шулай ук Бөгелмә, Зәй һәм Әгерҗе районнары да халыкны җылы торбалар белән куандырды, – диде министр.
Шуны да әйтергә кирәк: республикада аварияләрне булдырмау өчен торбалар, казаннар һәм генераторларны үз эченә алган 160 млн сумлык резерв фонды булдырылган. Моннан тыш, 18 күчереп йөртелә торган котельный бар, аларны кирәк урында җылылык челтәрләренә тоташтырырга мөмкин.
Кышны курыкмый каршы алу өчен җылылык челтәрләре чыдам булырга тиеш. Татарстанда аларны яңартуга аерым игътибар бирелә.
Марат Айзатуллин сөйләвенчә, федераль программа буенча 2,5 млрд сумлык 17 объект яңартылса, республика программасы буенча 116 объект тәртипкә китерелгән. Иң күп акча – 2,6 млрд сум – Түбән Кама җылылык челтәрен модернизацияләүгә бирелгән. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән федераль программага ярдәмгә 10 млрд сумлык республика программасы булдырылды. Узган ел ике программа ярдәмендә 419 км челтәр алыштырылса, быел 287 км су, канализация һәм җылыту торбалары яңартылган.
Шикләнеп карау
Ә менә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин барлык районнарның ягу сезонына әзер булуын шик астына куйды.
– Кулда паспорт булу йортларның ягу чорына әзер икәнен аңлатмый әле, – диде ул.
Дәүләт торак инспекциясе 16 сентябрьдән ягу сезонына әзерлек паспортларын тикшерә башлаган. Ләкин тикшерүчеләргә йортларның түбәләре, фасадлары, эчке челтәрләр һәм хәтта йортларның фундаментлары аяныч хәлдә булу очракларын да күрергә туры килгән. Шаккатырганы шул: бу йортлар барысы да кышка әзерлек паспортлары алган. Александр Тыгин Тукай районына аерым тукталды. «Быел бу район үзен кышка әзерләнү һәм шулай ук капиталь ремонт ясау өлкәсендә дә җавапсыз тота. Йортларның чормаларын тикшерү барышында түбәнең беренче карга ук чыдый алмаслыгы ачыкланды. Шелтә сүзләрен Чаллы, Әлмәт, Спас районнарына, Казанга да җиткерәсем килә. Сезнең барлык эшләрне төгәлләргә ике атна вакытыгыз бар, – диде Александр Тыгин җирле түрәләргә. Шулай ук халыкка да мөрәҗәгать итте ул:
– 18 мең йортны бер генә министрлык та, бер генә инспекция дә тикшереп бетерә алмый. Йортның кышка әзер булуына шигегез бар икән, хакимият органнарына хәбәр салыгыз.
Кыш күрсәтер
«Татэнерго» компаниясе быел 5,2 млрд сумга 101 чакрым җылылык челтәрен яңарткан. Компания генераль директоры Раузил Хаҗиев әйтүенчә, бу – барлык челтәрнең 3 проценты дигән сүз.
– Без файдалана торган барлык объектларга да бүген үк җылылык бирергә әзер. Моннан тыш резерв ягулык әзерләдек – 113 мең тонна мазут һәм 56 мең тонна күмер. 2024 елгы ягу сезонында 1,4 меңләп авария булды, узган сезонда – 958. Быел күпме буласын кыш күрсәтер, әмма башкарылган эшне исәпкә алганда, аварияләр саны кимер дигән өметтә торабыз, – диде Раузил Хаҗиев.
Казан җылылык челтәренең 25 проценты өчен җаваплы «Казэнерго» компаниясе генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов алар карамагында булган җылылык энергиясе чыганакларының – 58 процентка, җылылык челтәрләренең 59 процентка тузаганлыгын әйтте.
– Челтәрләрне эксплуатацияләү вакыты 25 ел булганда, ел саен торбаларның кимендә 4 процентын алыштырырга кирәк. Бу тузу темпларын тоткарларга мөмкинлек бирәчәк, ә вазгыятьне яхшы якка үзгәртү өчен, ел саен 7–9 процентын яңартып тору кирәк, – диде Фәнис Нурмөхәммәтов.
«Водоканал» МУП директоры Рөстәм Габделхаков әйтүенчә, Казанда салкын су белән тәэмин итү һәм аны чыгару челтәрләренең 70 проценты тузган хәлдә. 2025 елда гына да 1,4 меңгә якын авария булган. Аның сүзләренчә, «Водоканал» инвестиция программасы хисабына быел 11 чакрымнан артык челтәрне реконструкцияләгән, шулай ук өч насос станциясен модернизацияләгән. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 1,6 млрд сум акчага тузган дүрт канализация коллекторы һәм шәһәр үзәген туендыра торган бер суүткәргеч яңартылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез