Эшләгәнгә бирәләр: экологларга төрлечә ярдәм итүчеләр арткан

Быел республикада узган өмәләрдә 350 мең кеше катнашкан. Бу әле чистарту-экологик икеайлык вакытында гына. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтүенчә, халык экологларга төрлечә ярдәм итә: эш белән дә, сүз белән дә. Ел башыннан министрлыкка 2570 мөрәҗәгать юллаганнар.

– Без төрле бәйгеләр уздырабыз. «Мәктәп патруле» бәйгесе укучылар өчен үткәрелә. Яшьләр бик актив катнаша. Алар безгә кайда, нинди чүплек ятканын хәбәр итеп тора. Ел башыннан 653 мөрәҗәгать килде, аларның 91 проценты уңай хәл ителде, – ди министр. – «Халык контроле» системасы аша ел башыннан 550 хәбәр керде, шуларның 295 е – рөхсәтсез чүплекләр турында. Быел министрлык барлыгы 2570 мөрәҗәгать кабул итте. Һәр дүрт очракның өчесе буенча чара күрелде.

Министрлыкка «Ватаным Татарстан» редакциясе аша да хәбәр юллаучылар булды. Иң зур чүплекләрне безгә Тукай районыннан төшереп җибәрделәр. «Чаллыга барганда тау кадәр чүплеккә юлыктык. Бар халык чистарта, оешмалар өмәләргә чыга. Моның кадәр чүпне беркайда да күргәнем юк иде. Ике авыл арасында Чаллы полигоны кадәр калдык-постык җыелган. Анда ни генә юк. Машина көпчәкләре дә, пластмасс әрҗәләр дә, төзелеш калдыклары да күп», – дип язган Тукай районында яшәүче укучыбыз. Министрлыктан тиз арада хәбәр килде: чарасы күреләчәк.

Александр Шадриков икеайлык кысасында уздырылган өмәләрдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Аеруча яшь буынның табигатькә булган карашы сөендерә, ди ул.

Мамадыш районының Түбән Яке мәдәният йорты җитәкчесе Миңлекамал Гасыймова, матур җир һәркемне үзенә тарта, ди.

– Мәдәният йорты авыл уртасында ук урнашкан. Бар җир ялт итеп торырга тиеш. Күңел таләбем шундый. Авыл белән чисталыкны яратабыз. Элек-электән җимерек йортлар тотмыйбыз. Һәр нигездә хуҗа бар. Алар җыештыра, чистарта, тәртипләп куя, – ди ул. – Язга чыгуга, клуб хезмәткәрләре белән үзебезнең территорияне җыештырдык. Чәчәк үсентеләре алып кайтып утыртып та куйдык. Урамнарда аунап яткан кәгазь кисәге дә юк бездә.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, икеайлык кысасында «ЭкоЯз» бәйгесе дә үткәрелде. Быел катнашучылар саны 1 меңнән артып киткән. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә иң яхшы район һәм шәһәрләрне атадылар. Үзәге шәһәр тибындагы бистә, авыл булган районнар арасында Биектау беренче булды, икенче урынны – Алексеевск, өченче урынны Апас районы алды. Үзәге шәһәр булган районнар арасында Кукмара җиңде. Нурлат – икенче, Лаеш өченче булды. Шәһәр округлары арасында иң яхшысы булып Казан табылды. Чаллы – икенче.

САН

Татарстанда узган чисталык өмәләрендә 350 мең кеше катнашкан, полигоннарга 334 мең куб м чүп чыгарылган. 350 мең агач утыртылган. Икеайлык вакытында күзәтчелек органнары тарафыннан 4 мең хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 2366 сы төзәтелгән. Калдыкларны рөхсәтсез ташлау буенча 1362 хокук бозу очрагы ачыкланып, аның яртысы бетерелгән. 2 меңләп кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларга 6,5 млн сумлык штраф салынган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре