Эшмәкәрләр 174 баланы сөендергән

Изге Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылучылар авылларда да шактый. Балтач эшмәкәрләре Асия һәм Радик Закировлар күп еллардан бирле райондагы инвалид балаларны сөендерә.

Баштарак алар өчен район күләмендә зур чара үткәреп, бүләкләр, күчтәнәчләр өләшсәләр, пандемия чорыннан бирле кичә үткәрмиләр, өйләренә барып, күчтәнәчләр генә өләшәләр. Соңгы елларда аларның бу игелекле эшен балалары дәвам итә. Гөлнара һәм Рамил ел да күчтәнәчләрне һәр баланың өенә барып, үз куллары белән тапшыра. Бу көннәрдә алар 174 баланы сөендергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре