Казанда махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары арасында Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары тәмамланды. Республиканың 36 районыннан 200 кеше спортның төрле төрләрендә көч сынашып, җиңүдән бигрәк, рух ныклыгы күрсәтте.
Финал ярышларында волейбол, утырып уйнала торган волейбол, мини-футбол, кул көрәше, өстәл теннисы, нард, ату, йөзү – барлыгы 8 төрдә җиңүчеләр ачыкланды. Аларны котлау тантанасында алкышлар туктап тормады. Һәр ярыш төре буенча җиңү яулаган ир-егетләр сәхнәгә күтәрелгәндә залдагы тамашачылар да аягүрә торып басты. Әлеге чарада бер-берләре өчен сөенә белү, бердәмлек кебек сыйфатлар күзгә ташланды. Залда утыручылар да, сәхнәгә менүчеләр дә – бик күпләр өчен үрнәк. Бу хакта җиңүчеләрне тәбрикләргә килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әйтте.
– Әлеге ярышны оештыру һәм уздыру аның махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен кирәклеген күрсәтте. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы үз теләкләре белән Ватаныбызны сакларга киткән егетләргә хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек булды, – диде ул. – Сез яу кырында гына түгел, ярышларда да үзегезнең көчле рухлы икәнегезне күрсәттегез. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә мөмкин булганның барысы да эшләнә. Республика, шәһәр һәм районнар СВОдагы егетләргә дә, аннан кайтучыларга да кулдан килгән бар ярдәмне күрсәтә. Сез – чын геройлар, шуңа күрә сезгә аерым мөнәсәбәт, ә республика Хөкүмәте сезгә барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда – укуда һәм эшкә урнаштыруда, дәвалануда һәм тернәкләндерүдә ярдәм итү мөмкинлеге таба, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә булыша.
Фәрит Мөхәммәтшин залда утырган егетләргә соклануын һәм алар белән горурлануын яшермәде.
– Сезнең үҗәтлек һәм көчле холкыгыз – яшь буын өчен зур үрнәк. Спорттагы уңышларыгызга да сокланырлык. Мин гадәттә волейбол ярышларын еш күзәтәм. Ә менә арбага утырган килеш уйнау ул – үзе осталык, – диде ул.
Залда утыручы егетләр исә, мондый очрашулар бик кирәк, диләр. Ике көн эчендә бергә хезмәт иткән дусларын табучылар да бар. Әтнә егете, хәзер Лаешта яшәүче Айнур Яһудин элек тә спорт белән дус булган. Волейбол да уйнаган, көрәшеп тә йөргән.
Айнурга өлешчә мобилизация башлануга повестка килә. Ул чакта кечкенә кызына 20 генә көн тулып киткән була.
– Туган яктан китүләре җиңел булмады. Җитмәсә, кызым дөньяга аваз гына салган чак. Хатыным белән ике балабызга сөенеп яшәп ятканда илне сакларга китәргә туры килде. Мин бара алмыйча да кала алмас идем. Ничек инде куркып ятасың? Әгәр алар монда килгән булсалар? Йә без бара идек инде, йә алар... Күпне күрдек. Шуны аңладым: без илне саклап дөрес эшләдек, – дип сөйли Айнур.
2023 елның гыйнварында минага баса ул. Аннары күп кенә госпитальләрдә дәвалана. Туган якка бер аяксыз кайта Айнур.
– Хатыныма, әгәр минем белән яшәү кыен булса, дип әйтеп тә карадым. Тик ул сабыр, авыр чакта кулын сузучы кеше булып чыкты. Ул миңа яшәр өчен көч бирде. Мин бик рәхмәтлемен. Нинди генә хәлгә калсаң да, аны дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Аяксыз калгач, башымда мең уй иде. Әмма «мин исән» дигәне авырлыктан тартып чыгарды, – ди Айнур. – Дәүләт тарафыннан үзебезгә карата игътибар тою да рәхәт. Кирәксез булмадык. Һәр яклап ярдәм итеп торалар. Ярышларга килсәк, миңа алар бик ошады. Күпме дуслар таптык. Танышларны очраттык. Имгәнеп кайткан егетләрнең күбесе беркая да чыкмый. Ә монда рәхәтләнеп сөйләшер урын булды. Алга таба да мондый очрашулар күбрәк булсын иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез