Җырчыны әлеге исеме белән тәбрикләргә дип шалтыраткач, аның белән элемтәгә кереп булмады. Якташлары аша сөенеч алдык.
Казандагы “Апас” якташлар җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин исә бу хәбәрне шатланып кабул итте.
– Якташыбызның шундый зур үрләргә ирешүенә ихлас сөендек. Ничә еллар татар халкына хезмәт иткән Апас егетенең мактаулы исемгә лаек булуы безнең өчен дә зур дәрәҗә. Без аны бөтен район, Коштавылы халкы исеменнән котлыйбыз. Матур җырлары, аеруча “Әткәм җыры”н йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарганы өчен рәхмәт аңа. Алда әле тагын да зур уңышларга ирешергә язсын, – ди Наил Галиуллин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез