Бүген иртән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның кызы дөньяга килде. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә. “Хәзер мин дә өч бала атасы”, – ди ул.
Без исә, хатыны Резедәнең бәби көткәнен күптән белгән идек инде. Фирдүснең әнисе Галия апа әйтеп ычкындырган иде. Әмма сер сакларга кушты.
– Резедәмнең кыз бала табасы төшемә керде. Озак та үтмәде, Фирдүс әни сиңа яңалыгыбыз бар иде, ди. Ул әйткәнче, мин үзем әйтеп бирдем, – дигән иде.
Аннан соң безгә Фирдүс белән күп тапкыр сөйләшергә туры килде.
– Бәби көтәбез дип аны дөнья чыгарып ташламыйлар инде. Без алдан фотолар куеп, кычкырып йөрү яклы түгел. Менә балам исән-сау туар, үзем хәбәр итәрмен, – дигән иде.
Без исә җырчылар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт сабый булып, тигезлектә үссен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез