Татарстанның «Әтиләр берлеге» «Татнефть» компаниясенең «Игелек энергиясе» грантлар бәйгесендә җиңде
Тормышны яхшыртырга омтылган битараф булмаучыларны хуплап һәм игелекле гамәлләр традициясен дәвам иттереп, 2024 елда «Татнефть» Татарстанның 18 районында һәм илнең биш төбәгендә 114 проектны гамәлгә ашырырга булыша. Аларның һәрберсе тотрыклы киләчәк өчен бик мөһим. Компаниянең «Игелек энергиясе» грантлар бәйгесе аша һәркем төбәкнең социаль тормышын яхшыртуга һәм җәмәгатьчелекне борчыган актуаль мәсьәләләрне чишүгә үз өлешен кертә ала. Татарстанның «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының гаилә кыйммәтләрен саклауга саллы өлеш кертүчеләрне билгеләүгә юнәлдерелгән «Әтиләр тануы» премиясе дә быел «Татнефть»нең грантлар бәйгесендә хуплау тапкан. Әтиләр көне алдыннан оешма рәисе Гадел Заһретдинов белән очрашып, гаиләдә әти кешенең тоткан урыны, компаниянең грантлар бәйгесендәге җиңүләре хакында сөйләштек.
Фото: Татар-информ
– Бу якшәмбе – 20 октябрьдә бөтен ил күләмендә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу көн нәрсәсе белән әһәмиятле?
– Ниһаять, бездә дә Әтиләр көне билгеләп үтелә башлады. Үзебезнең берләшмәгә кергән әтиләр белән бу мәсьәләне гел күтәреп килдек. Илнең күп кенә төбәкләрендә мондый бәйрәм күптән гамәлдә. Әтиләр көне, һичшиксез, булырга тиеш. Ул иң беренче чиратта әтигә, дәү әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, күрсәткән иътибары һәм тәрбиясе өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен кирәк. Әтиләр көне – гаилә белән бергә җыелып, бер-берең белән тагын да якынаю өчен менә дигән сәбәп тә.
– Якынаю димәктән, ничек уйлыйсыз, соңгы елларда әтиләрнең гаиләдә тоткан урыны үзгәрдеме? Ир-ат элеккечә үк мал таба, хатын-кыз гаилә учагын саклыймы? Бу мәсьәләдә башкарачак уйлаучылар да җитәрлек бит.
– Соңгы 10–15 елда әти кешенең гаиләдә тоткан урыны бик нык үзгәрде. Хәзер әтиләр бала тәрбияләүдә дә активрак катнаша. Бу аңлашыла да. Күреп торабыз: хәзер күп кенә хатын-кызлар ир-ат белән бер дәрәҗәдә эшли, дөнья куа. Шул рәвешле гаиләдәге әти-әни бизмәне дә тигезләште. Әниләр белән беррәттән замана әтиләре дә баласы янында күбрәк вакыт уздырырга, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Юкса кайбер дәү әтиләр авызыннан: «Бу оныгым – минем беренче балам», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Заманында эштән бушый алмыйча, үз баласына тиешле игътибар бирмәвенә, аның үскәнен сизмичә дә калуына үкенеп әйтелгән сүзләр бу. Картлыкта шулай көрсенмәс өчен, балаң белән уздырган һәр мизгелнең кадерен белеп калырга кирәк. Әтиле булу ир балага да, кыз балага да бер үк дәрәҗәдә мөһим. Малай кеше әтисе мисалында чын ир-ат булып формалашса, кыз бала өчен ул хөрмәткә лаек көчле зат үрнәге булып тора. Шуңа күрә хатын-кызга, ике арада ни генә булса да, ата белән бала арасын суытырга, аның өчен берьюлы әти дә, әни дә булырга тырышырга ярамый.
– Кеше авырлык килгәндә сынала. Яшерен-батырын түгел: әтиләр еш кына мондый сынаулар каршында югалып кала. Өйдә үзенчәлекле бала булганда бигрәк тә...
– Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда ул яктан да үзгәреш сизелә. Үзебезнең тернәкләндерү үзәкләренә кергән саен бер күренешкә игътибар итәм. Элегрәк мондый урыннарда әти кешене очрату бик кыен иде. Хәзер исә тернәкләндерү үзәкләренә йөргән сабыйларның 70 проценты бирегә әтисе белән килә. Соңгы елларда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә мөнәсәбәт шактый үзгәрде. Әйтик, сиксәненче елларда андый балаларның тормышы гадәттә йорт стеналары белән генә чикләнә иде. Хәзер исә алар да тулы канлы тормыш алып бара: өйдән чыгып йөрер өчен дә, яшәр, укыр өчен дә бөтен уңайлы шартлар бар. Мин үзем дә – үзенчәлекле бала әтисе. Сүз дә юк, баштарак моңа ияләшү бик авыр. Әмма тора-бара син яңа шартларда яшәргә өйрәнәсең. Үзебезнең Әтиләр берлегендә дә үзенчәлекле бала тәрбияләүче әтиләргә ярдәм итәбез. Алар өчен махсус методик кулланма да чыгардык.
– Сезнең берлеккә әтиләр тагын нинди гозерләр белән мөрәҗәгать итә? Анда ничек эләгеп була?
– Бүген республиканың Әтиләр берлегендә 5 меңләп кеше исәпләнә. Илдәге иң зур әтиләр берләшмәсе ул. Әтиләргә психологик, юридик яктан да ярдәм итәбез. Теге яки бу министрлык, ведомство аша борчыган мәсьәләсен хәл итәргә булышуыбызны сораучылар да очрый. Моннан тыш әтиләргә кагылышлы бик күп проектларыбыз да бар. Алар барысы да гаиләдә, җәмгыятьтә көчле затларның абруен күтәрүне күздә тота. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән берлектә гамәлгә ашырылган махсус проектыбыз да бар. Ул кыек юлга кереп киткән үсмерләргә ярдәм итүне күзаллый.
– Быел проектларыгызның берсе «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар бәйгесенең «Гаилә, ата-ана һәм бала» номинациясендә җиңде. Ул сезгә нәрсәсе белән кадерле?
«Әлеге җиңү – безнең өчен бик зур дәрәҗә. «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» социаль инициативалар бәйгесе – төрле юнәлештә саллы эш алып барган коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүче иң зур грантлар бәйгесенең берсе. Авыр хәлдә калганнарга, балаларга, гаиләләргә ярдәм итү белән шөгыльләнгән оешмаларны колачлый ул. Форсаттан файдаланып, республиканың барлык әтиләре исеменнән «Татнефть» компаниясенә социаль инициативалар бәйгесе оештырулары өчен рәхмәт җиткерәм.
Без әлеге бәйгедә «Әтиләр тануы» дип исемләнгән республика премиясе белән катнаштык. Аны Гаилә елы уңаеннан махсус булдырдык. Бәйгегә нәтиҗә ел ахырына кадәр ясалачак. Анда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар әле дә кабул ителә. Моны безнең сайтка кереп (souzotcovrt.ru) эшләргә мөмкин. Әлеге премия белән әтиләр үзләре гаилә кыйммәтләрен саклауга зур өлеш кертүчеләрне билгеләп үтәчәк. Җиңүчеләр арасында гореф-гадәтләрне, гаиләне үз әсәрләре, җырлары, рәсемнәре аша таныткан язучы, рәссам, режиссер, музыкантлар да бар. Әлеге проект «Татнефть» компаниясенең Татарстан үсешенә керткән масштаблы социаль инвестицияләренең бер өлешенә әверелде.
– Димәк, әлеге грантлар бәйгесе сезгә яңа мөмкинлекләр ачты?
– Һичшиксез. Социаль инициативалар бәйгесе – коммерцияле булмаган тармакны, республиканың актив кешеләрен җәмгыять алдында торган мөһим социаль бурычларны хәл итүгә җәлеп иткән иң яхшы чара.
(Акцент) «Татнефть» компаниясенең социаль тармакны, социаль инициативаларны үстерүгә керткән өлеше бик зур. Сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт һ.б. Бу өлкәләрнең һәркайсында компания тарафыннан зур эшләр башкарыла. «Татнефть» тарихи, мәдәни мирасыбызны саклауга да зур өлеш кертә. Халыкның социаль якланмаган катлауларына да зур игътибар бирелә. «Татнефть» башкарган һәр гамәл дәвамлы һәм нәтиҗәле.
Белешмә өчен
«Игелек энергиясе» социаль инициативалар бәйгесе «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан 2016 елдан башлап үткәрелә. Тугыз ел дәвамында ул социаль проектларны сайлап алу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.
Шуннан бирле компания барлыгы 833,7 млн сумлык 942 проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән. Быелгы бәйгегә барлыгы 871 гариза кабул ителгән. Жюри барлыгы 140 млн сумлык 114 проектны сайлап алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез