Бу атна азагында илебездә Космик гаскәрләр көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1957 елның 4 октябрендә галәмгә җирнең беренче ясалма иярченен җибәрүгә бәйле.
...Илне Никита Хрущев идарә итә башлаган елларда, салкын сугыш кызган чорда, илбашы янына бер төркем генераллар керә. «АКШның атом бомбалары саны безнекеннән берничә тапкыр артык булу – бер хәл, бездә алардагы кебек стратегик авиация дә юк. Дөресрәге, ул бар, тик алар өстенә бомба илтеп ташлаганнан соң очкычларның кире юлга ягулыгы калмый. Яңа төр стратегик самолетлар ясарга тотынмасак, эш харап», – дип, шом сала алар.
Паритет, чыннан да, юк, яңа самолетлар кирәген илбашы да аңлый. Тик ил сугыштан соң әле мантымаган, яңа очкычлар, яңа стратегик флот күп көчне алачак, ил икътисадына сугачак. Фәкыйрьлек дәвам итәчәк. Ләкин берничә ай вакыт үтүгә, кемдер яңа тәкъдим белән чыга: «Стратегик авиация булдырганчы, ракета төзелешен үстерсәк, отышлырак булмасмы?» Хрущевка тәкъдим бик ошый. Ракета самолетка караганда гадирәк, акча бермә-бер азрак тотылачак, кире әйләнеп кайтасы да түгел, аңа очучы утыртасы да юк.
Берничә ел үтүгә, Сергей Королев җитәкләгән конструкторлык бюросы 7–8 мең чакрымга оча ала торган Р-7 баллистик ракетасы тудыра. Баллистик дию шуннан: очып киткәндә алынган тизләнеш һәм күтәрелгән биеклек ракетаның очу ераклыгын билгели. «Чемберленга җавап» шулай ярала. Тик Королев океан артына чаклы оча алган континентара ракетада гына туктап калмый. Ракетаны якын галәмгә – һавасыз пространствога чыгарган, тиешле тизлекне биргән очракта, ул ягулыксыз, инерция буенча да оча алачак бит. Р-7 не яхшырталар, тагын да егәрлерәк итәләр. Берничә уңышсыз сынаудан соң, ниһаять, 1957 елның көзендә, ракета шар рәвешендәге спутникны – җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгара. Космик дәвер шулай башлана. Дүрт елдан кимрәк вакыт үтүгә, белүебезчә, галәмгә беренче кеше – Юрий Гагарин да аяк баса.
Беренче иярчен галәмгә сукмак салганнан соң, 70 елга якын вакыт үтте. Бүген төрле югарылыктагы орбиталарда төрле илләрнең меңәрләгән иярченнәре әйләнә. Элемтә спутниклары, телевидение ретрансляторлары, һава торышын күзәтә торган иярченнәр һ.б. Тик, язуларынча, хәрби максатларны күздә тотып менгерелгән иярченнәр бермә-бер күбрәк. Андыйлар каршы якның һәр карыш җирен капшый, һәр хәрби базасын, һәр ракета шахтасын, һәр стратегик бомбовозын, техникамы ул, гаскәрме – русча передислокация дип аталган күчешләрнең һәммәсен дә күзәтү астында тота...
Бүген илнең Космик гаскәрләре – үз эченә хәрби авиацияне дә алган Һава-космик көчләре (Воздушно-космические силы) исемле берәмлек составында. 4 октябрьгә кагылышлы бәйрәмне исә ил сагында торган космик аппаратларны проектлаучы, җитештерүче, аларны галәмгә озатучылар, иярченнәр белән идарә итүчеләр билгеләп үтә...
Заманында фәкыйрегез хезмәт иткән часть та Космик гаскәрләргә карый, орбитага менгерелгән күпсанлы экипажсыз ясалма иярченнәрне идарә итүдә катнаша иде.
...Казахлар Бетпак дала дип атаган зур ярымчүлнең Балхаш ярына килеп терәлгән өлеше. Түбәсенә диаметры дистә метрдан арткан зур тәлинкә-радарлар урнаштырылган әллә күпме биналар. Алар янына урнашкан хәрби шәһәрчек. Тәлинкә дигәнебез классик радар түгел. Классик радар туктаусыз әйләнеп тора, тирә-як һаваны капшый, кайтавазларны эләктереп ала, якын-тирәдә йөргән очкычларны барлый. Безнең тәлинкәләр исә күбрәк зенитка карап тора яки сизелер-силмәс кенә хәрәкәтләнә – иярченне озатып бара иде. Барган мәлгә траекторияләрен үлчи, телеметрия дә ала: борт датчикларының хәлен белешә.
Ул заманнарда ук СССР орбитага менгергән иярченнәр саны ике йөзгә җитә иде. Океан арты иленеке дә шул тирә, дип сөйләделәр. Частьтагы күпсанлы бүлекләрнең һәрберсенең үз спутниклар төркеме бар. Кем навигация иярченнәрен карый, кем элемтә өчен менгәннәргә күз-колак булып тора, кайсыдыр бүлек разведка ияченнәре белән эш итә. Частьтагы дүрт йөздән арткан офицерның барысы да – инженерлар. Башкача була да алмый. Җирдәге электрон җиһазлар шактый катлаулы, техник белем дә, тәҗрибә дә бик кирәк: кайсыдыр иярчен очып үткәндә, аның белән элемтәгә керми калу гадәттән тыш хәл санала.
Галәмгә кем хуҗа, дигәндә бүген аңа мин-минлекле бай дәүләтләр хуҗа дип әйтеп булыр иде. Сүз – әлбәттә, җәһәннәм читендәге томанлыклар, ерак йолдызлар хакында түгел, якын космос дип аталган тирәлек турында. Әле күптән түгел генә АКШ Президенты Айны АКШ территориясе дип белдерде. Хәер бу аның чираттагы буш сүзе, дуамаллыгы гына булгандыр. Ул үз дәүләтенә әллә кемнәрне кушып бетерде бит инде. Ай гына калган иде. Ләкин иярченнәр, бигрәк тә хәрби иярченнәр саны буенча алар – беренче урында. Әлбәттә, галәмне милитаризацияләүдә бер яхшылык та юк. Игелекле гамәлләргә тотарга мөмкин миллиардлар суга салуга тиң ул.
Россия Космик гаскәрләрнең бүгенгесенә кайтканда, аларның төп бурычы – илнең сәяси һәм хәрби җитәкчелеген ракета һөҗүме (андый хәл була калганда) хакында кисәтү, кирәк икән, аларны яндыру, якын галәмне дә, Җир өслеген дә күзәтеп тору, шулай ук үзебезнең орбиталь ул группировканы төзек тоту, аны уңышлы идарә итү...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез