Газетага язылу

Горький исемендәге заводның 82 хезмәткәре электрон мактау тактасына кертелгән

Татарстанда электрон мактау тактасы булдырылачагын белүгә үк заводта иң-иңнәрен барлый башлыйлар.

Горький исемендәге заводның 82 хезмәткәре электрон мактау тактасына кертелгән

Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводның персонал белән эшләү буенча директор урынбасары Рамил Садыйков әйтүенчә,  аларда мактауга лаеклы кешеләр күп.

– Әлеге яңа проектны без бик хуплап алдык. Бүген эшче һөнәрләрне таныту бик кирәк, – ди ул. – Безнең заводта инде күп еллар мактау тактасы бар. Ел саен биредә 30 хезмәткәрнең фотосы урнаштырыла. Әмма электрон мактау тактасын тагын күп кеше күрә алачак. Республика сәнәгатенә зур өлешен кертүчеләрне дә башкалар белергә тиеш.

Горький исемендәге заводтагы электрон мактау тактасына кертелгән хезмәткәрләр белән Дәүләт Думасының икьтисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин да танышты.

– Әлегә кадәр бер генә төбәктә дә хезмәт кешесен зурлап, әлеге рәвештә исемнәрен халыка танытуны күргән юк иде. Татарстаннан күреп башка төбәкләрдә дә электрон мактау тактасы булдырылыр дип уйлыйм. Оешмаларда хезмәт куючыларның уңышларын башкалар күрсә яхшы булачак, – диде ул.

Сергей Макаров биредә 1984 елдан бирле эшли. Бүген ул цех җитәкчесе.

– 40 елдан артык эш стажым бар. Завод минем өчен икенче йортыма әйләнгән урын ул. Бик күп кешеләр белән эшләдем. Инде мин өйрәткән хезмәткәрләр үзләре безнең бүлекчәләрне җитәкли. Минем өчен иң зур уңыш менә шул. Электрон мактау тактасына керүем үзем өчен генә түгел, гаиләмә дә зур шатлык булды, – ди Сергей.

Регина Гирфанова бирегә Казан химик-техноглогия институтын тәмамлап эшкә килә. Заводта аның әбисе, бабасы, әти-әнисе эшләгән. Хәзер инде алар апасы белән бергә хезмәт куялар.

– Электрон мактау тактасына эләгермен дип уйламаган да идем. Заводта миннән кала да хөрмәткә лаеклы үз эшенең осталары бик күп. Җитәкчеләргә мине сайлап алулары өчен рәхмәттән башка сүзем юк. Үземнең исемемне шундый дәрәҗәле урында күрү – ул миңа зур җаваплылык өсти һәм киләчәктә дә тырышып эшләр өчен көч бирә, – ди Регина.

Әлеге вакытта электрон Мактау тактасын керепкарап булмый. Июль ае беткәнче һәр оешма үзхезмәткәрен барлый ала. Мактау тактасы август уртасында ачылачак. Шуннан соң һәр катнашучыгатаныклыклар бирә башлаячакбыз. Биредәгеисемнәр ел саен алышынып торачак.

Электрон мактау тактасына эләгер өчен хезмәткәр бу оешмада 3 елдан да ким эшләмәскәһәм бар яктан үрнәк булырга тиеш. Барлыкоешмалар, шәхси эшмәкәрләр, дәүләт оешмаларывәкилләре, хезмәт ветераннары, династияләр, остазлар, волонтерлыкта һәм хәйриячелектә актив булган хезмәткәрләр, эш урыннарында яңаюнәлешләр уйлап тапкан яшь белгечләр катнашаала. Алар арасында, әлбәттә, СВО ветераннары да булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре