Гражданлык җәмгыятьләрен үстерү өчен Татарстан Рәисе грантын отып була. Берничә көн элек бәйге башланды. Быел ул бишенче мәртәбә уздырыла. Бәйгедә катнашучы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар 500 мең сумнан башлап 1 миллионга кадәрле акчага өметләнә ала. Бу хакта “Татар Информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров сөйләде.
– Быелдан алты ай элек кенә теркәлгән НКОлар да бу бәйгедә катнаша ала. Әмма алар акчаны күп сорый алмыйлар. Беренче вакытта 50 мең сум да зур ярдәм, – ди ул. – Конкурс егерме бер юнәлеш буенча уза, алар арасында – социаль хезмәт күрсәтү, гаиләгә ярдәм итү, тарихи хәтерне саклау, мәдәният өлкәсендәге проектларга ярдәм итү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү, социаль яклау һәм СВО да бар. Бәйгегә килгән эшләрне белгечләр яхшылап тикшерә. Акчаларның да һәр тиене контрольдә.
НКОларга ярдәм күрсәтү буенча ресурс үзәгенең башкарма директоры Светлана Салмина, быелгы бәйгегә 160 миллионга якын акча бүленеп бирелгәнен әйтте.
 – Һәр оешма башкарасы эшенең проектын тәкъдим итә. Гаризалар 31 майга кадәр кабул ителәчәк. Бәйге башланганнан бирле безнең тарафтан бирелгән акчаларны кире алу булмады. Әмма 5 оешма үзләре кире китерде, – ди ул.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр гаризаларны грантытатарстана.рф. сайты аша тапшыра
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез