Һәрчак элемтәдә: җәмәгать урыннарында вай-фай нокталары эшлиме?

«Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелде». Соңгы арада һәр иртәбез диярлек әнә шундый хәбәрдән башлана. Мондый хәбәр килеп төште исә, бу режим беткәнче телефондагы интернет та эшләмәячәк, дигән сүз. Әмма бүгенге тормышны элемтәсез күз алдына да китереп булмый. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исә андый чакта интернетка җәмәгать урыннарындагы вай-фай нокталары аша керергә киңәш итә.

Якын арада аларның саны тагын да артырга тиеш. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов министрлык алдына әнә шундый бурыч куйды.

– Кызганыч, дошман әле дә республика һәм шәһәрләрдәге гражданлык, сәнәгать объектларына һөҗүм итәргә маташа. Шул сәбәпле пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелә. Саклык максатыннан мобиль интернет егәрлеге киметелә. Бу, үз чиратында, күп кенә хезмәт күрсәтү тармакларында кыенлыклар тудыра. Тотрыклы элемтәне тәэмин итү өчен, җәмәгать урыннарында вай-фай нокталарын арттырырга кирәк, – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Баксаң, Татарстанда барлыгы шундый 1,8 мең вай-фай ноктасы бар икән инде. Шуларның  841е – Казанда. Татарстан Рәисенең сүзләренә җавап йөзеннән, Татарстан  мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин шундый сан әйтте.

– Әлеге нокталар ярдәмендә кеше теләсә кайсы вакытта интернеттан файдалана ала. Дөрес, әлегә мондый вай-фай нокталарының саны җитәрлек түгел. Иң беренче чиратта шәһәр һәм районнарда аларның санын арттырырга кирәк, – диде министр.

Республикада мондый вай-фай нокталарының кайда урнашканлыгын Элемтә министрлыгының рәсми сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегенә кереп белергә мөмкин. Карта янындагы шпаргалкага ышансаң, җәмәгать урыннарындагы вай-фай нокталарына тоташу бик җиңел. Моның өчен телефондагы вай-фай билгесенә басып, үзеңә кирәкле ноктаны табып, анда күрсәтелгән ысул буенча кушылырга гына кирәк.

Бу вай-фай нокталары чынлыкта нәтиҗәле эшлиме? Аларга, дөрестән дә, шулай тиз арада тоташып буламы? «ВТ» хәбәрчесе моңа үзе сынап инанырга булды. Министрлык сайтындагы картадан безнең редакциядән ерак түгел генә шундый ике вай-фай ноктасы барлыгы аңлашыла. Беренчесе – янәшәдәге паркта, икенчесе – сәүдә үзәгендә. Әмма беренче коймак төерле булып чыкты.

Парктагы вай-фай ноктасына тоташмакчы гына идем, «Сез тоташырга теләгән элемтә челтәре ышанычлы түгел» дигән язу чыкты. Юлның икенче ягындагы кибеттә исә вай-фай ноктасына тоташу өчен, телефон номерымны кертеп, анда килгән кодны язарга кушылган иде. Ике көннең берендә мошенниклар тарафыннан алдану очраклары турында ишетеп торганда, мондый ысуллар белән кая да булса тоташу шикләндерә, билгеле. Әмма бу юлы шикләрне читкә куеп, телефон экранында кушканнарны үтәдем. Нәтиҗәдә интернетка тиз арада тоташтым. Ул шактый тиз эшли булып чыкты. Меңьеллык паркында да шул рәвешле интернетка тоташтык.

Өйгә кайтышлый Мәүлетов урамындагы базардан ерак түгел генә урнашкан паркка да сугыласы иттек. Андагы вай-фай ноктасына тоташу өчен, ниндидер номерга шалтыратырга кирәк иде. Аның буенча шалтыраткач, җавап биргән робот: «Сезнең гариза кабул ителде», – диде дә элемтә өзелде. Шул мизгелдә телефон да автомат рәвештә интернетка тоташты. Әмма алдагы нокталардан аермалы буларак, монда интернет акрынрак, тоткарлык белән эшли кебек тоелды. Һәрхәлдә, паркның чыгу өлешенә җиткәндә, интернет өзелгән иде инде.

Үзебез яшәгән йортка иң якын вай-ноктасы юлның икенче ягындагы торак йортта урнашкан булып чыкты. Иң кызыгы: аңа тоташу өчен, логин-парольне шунда урнашкан матурлык салоныннан сорап аласы булып чыкты. Ул иртәнге сәгать тугыздан кичке сигезгә кадәр эшли. Димәк, кеше вай-фай ноктасына матурлык салонының эш сәгатьләрендә генә тоташа ала булып чыга.

Гомумән, министрлык сайтындагы картадан карасаң, мондый бушлай вай-фай нокталарының күбесе кибет, кафе, матурлык салоны, стоматология кебек җирләрдә урнашкан. Димәк, мондагы нокталардан да теләсә кайсы вакытта файдаланып булмый дигән сүз. Министрлыкта исә, якын арада барлык кытыршылыклар да бетереләчәк, дип вәгъдә бирделәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге  вакытта «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм (милли) проекты тормышка ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре