Татарстанда 2021 елдан бирле ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелә.
– Былтыр республикада рекордлы күләмдә – 3 миллион 452 мең квадрат метр торак сафка басты. Татарстан кулланышка тапшырылган торак күрсәткече буенча Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә – бишенче урында, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Аның сүзләренә караганда, республикада торак белән тәэмин итү күрсәткече – бер кешегә 30 квадрат метрга якын тәшкил итә. «Гомумән алсак, республикада ел саен җан башына бер квадрат метрга якын яңа торак төзелә. Быелга план – 3 миллион 260 мең квадрат метр яңа торак», – диде Марат Айзатуллин.
Ел башыннан бирле республикада 2 миллион 997 мең квадрат метр торак сафка баскан инде. Ягъни еллык планның 92 проценты үтәлгән. Министр әйтүенчә, бүген күпфатирлы йортлар төзергә алынган 596 рөхсәт документы гамәлдә. Эш җитәрлек, кыскасы.
Иртәгәге көн турында сүз чыккач, Марат Айзатуллин республикада торак сәясәтенең киләчәге дип агломерацияләр үсешен атады. Билгеле булганча, Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе кысасында, республикадагы өч агломерацияне бердәм үстерү каралган. Аерым алганда, Казан агломерациясендә халык саны – 630 мең кешегә, ә торак фонды 54 миллион квадрат метрга артачак дип фаразлана. Тагын да ераккарак китсәк, 2050 елда башкала тирәсендә торак белән тәэмин итү күрсәткече бер кешегә 43 квадрат метрга җитәчәк дип көтелә.
Ниятләр изге үзе. Әмма күрсәткечләргә ничек ирешергә? Бердән, төзергә, икенчедән, төзегәнне сатарга да кирәк бит әле. Төзелеш тармагында бар да ал да гөл генә түгел, билгеле.
– Бу елның сигез аенда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Татарстанда ипотека рәсмиләштерүчеләр саны 52 процентка кимеде, – диде Марат Айзатуллин торак базарындагы бүгенге вазгыятькә әйләнеп кайтып. – Ел башыннан бирле республикада 75,9 миллиард сумлык 16,8 мең ипотека рәсмиләштергәннәр. Чагыштыру өчен: узган елның сигез аенда 132 миллиард сумлык 35,3 мең ипотека бирелгән булган. Шуңа карамастан, быел торак сату күләме 21 процентка арткан. Узган елның сигез ае нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 97,8 миллиард сум тәшкил итсә, быел – 118,2 миллиард сум.
Халыкка ярдәм итү максатыннан республикада социаль ипотека программасы гамәлдә. Билгеле булганча, бу елның августыннан анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре дә катнаша ала. Җәйдән бирле шундый бер гаилә тораклы булган, тагын 14 е чират көтә икән.
– Социаль ипотека программасы буенча торакның бер квадрат метры базар бәясеннән күпкә очсызрак. Казанда ул – 115 мең сум, ә республика буенча – 100 мең сум тирәсе. Соңгы елларда социаль ипотека программасы буенча торак тапшыру күрсәткече тотрыклы – ел саен якынча 160 мең квадрат метр төзибез, – диде Марат Айзатуллин.
Утыз ел эчендә Татарстан Дәүләт торак фонды 186 мең гаиләне тораклы иткән.
– Шушы дәвердә республика буенча 11 миллион квадрат метр торак төзелде, – диде Татарстан Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов. – Бер гаиләдә өч-дүрт кеше яши дип алсак, Чаллы халкы кадәр кешене түбәле иттек.
Социаль ипотеканың шартлары 2005 елдан бирле үзгәрешсез. Еллык ставка – 7 процент. Ипотека 28,5 елга кадәр бирелә. Беренчел кертем – торак бәясенең 10 проценты. Чиратка басканнан соң, баласы туган гаиләләргә ипотеканы каплау хисабына 200 мең сум күләмендә компенсация бирелә. Егерме елда социаль ипотека программасында катнашкан гаиләләрдә 63 меңгә якын бала туган.
Яшьләр һәм яшь гаиләләр дә дәүләттән ярдәмгә өмет итә ала.
– 2018 елдан бирле Татарстанда 3,8 меңнән артык гаилә дәүләт программалары ярдәмендә торак шартларын яхшыртты, – диде республиканың яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр һәм яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән өч программа гамәлдә. Болар – «Яшьләрне торак белән тәэмин итү» программасы, «Яшь гаилә» социаль ипотека программасы һәм яшьләр торак конкурсы.
– Төп ярдәм чараларының берсе – «Яшьләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысасында торак бәясенең 30–35 проценты (баласы булмаган гаиләләргә – 30 процент, бала тәрбияләүчеләргә – 35 процент) күләмендә субсидия бирелә. Акчаны беренчел яки икенчел торак базарыннан фатир сатып алу, йорт салу яки чиратка басканнан соң рәсмиләштергән ипотеканы каплау өчен тотарга мөмкин. Программа гамәлгә кергән 2018 елдан бирле, республикада яшәүче 502 яшь гаилә торак шартларын яхшыртты, – диде министрның беренче урынбасары.
Шунысы да бар: 2023 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республика бюджетыннан программаны финанслау елына 50 миллион сумнан 100 миллион сумга кадәр җиткән. Федераль чыганак та бар.
«Яшь гаилә» социаль ипотека программасының шартлары гадәти социаль ипотеканыкы белән тәңгәл килсә, Татарстан Студентлар лигасы үткәрә торган яшьләр торак конкурсында 18 дән алып 35 яшькә кадәр актив яшьләр катнаша ала. «Әлеге программа кысасында ел саен 49 фатир бирелә», – диде Софья Галиева-Мостафина.
Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү дә дәвам итә.
– Бу елның ун аенда ятим балаларга һәркайсы 4,9 миллион сумлык 49 торак сертификаты бирелде. Ел азагына кадәр 450 торак сертификаты тапшыру каралган, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов.
Сертификат ярдәмендә мәйданы 33 квадрат метрдан да ким булмаган фатирның ипотека кредитын капларга мөмкин. Ул 23 яшьтән өлкәнрәк ятим балаларга бирелә. Торак сертификаты алырга дәгъва кылучы кешенең рәсми керем чыганагы булырга, шулай ук, салым түләү буенча бурычлары, психик авырулары, алкогольгә бәйлелеге, хөкем ителгән булмавы шарт. Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген республикада 4375 ятим бала чиратта тора. Шуның 1844 е – 18 яшькә кадәрге үсмерләр.
Төзелеш тармагы турында сөйләшкәндә, Марат Айзатуллиннан тармактагы төп яңалык – киләсе елның 1 февраленнән «Гаилә ипотекасы» программасының шартларын чикләүгә бәйле фаразлар турында да сорадылар. Билгеле булганча, алга таба бер гаиләгә бер генә ташламалы ипотека биреләчәк. «Әйткәнемчә, инде бүген үк ипотека алучылар саны икеләтә кимүен күрәбез. Бу өлкәдә теләсә нинди чикләү кредит хисабына торак сатып алучылар саны кимүгә китерәчәк», – диде министр.
Сан
Росстат мәгълүматларына караганда, бу елның икенче чирегендә Казанда яңа төзелгән йортлардагы торакның бер квадрат метры 234 901 сум тәшкил иткән. Чаллыда – 140 184 сум, Әлмәттә – 133 274 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез